Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Идел сукмагы» безнең район буенча узачак

Казанда «Идел сукмагы» проекты – Татарстан территориясе буенча 350 километр озынлыктагы җәяүле туристлык маршруты тәкъдим ителде.

Презентациядә МР башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин катнашты, ул проектның безнең районга нинди кагылышы булачагы турында сөйләде.

«Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясе җитәкчесе Оксана Саргина сукмакның Ульяновск өлкәсе чигеннән Чувашиягә кадәр Иделнең уң ярыннан узачагын һәм Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш районнарын һәм Казанны колачлаячагы турында сөйләде.

Ул аеруча саклана торган 26 табигать территориясен һәм 100 дән артык мәдәни мирас объектын берләштерәчәк. Казан, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнары керәчәк маршрутның беренче чиратын гамәлгә ашыруга быел ук керешәчәкләр. Биредә дүрт участокны төзекләндерү һәм навигация урнаштыру планлаштырыла, анда 50 дән артык күзәтү ноктасы булачак.

Беренче чират кысаларында туристларның төрле төркемнәре өчен 9 маршрут планлаштырылган. Участокларның озынлыгы 5 сәгатьлек йөрүдән алып 5 көнлек походка кадәр. Мәсәлән, яңа гына йөри башлаучылар өчен дүрт боҗра маршруты каралган: берсе Казанда, икесе Югары Осланда һәм берсе Кама Тамагында. Әзерлекле туристлар өчен тагын ике маршрут һәм стажлы сәяхәтчеләр өчен өч маршрут булачак.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, «Идел сукмагы» – республиканың туристлык сәясәтенең бер өлеше. Ул танылган туристлык объектларын – Зөя, Иннополис, Кама Тамагы һәм Тәтештәге күзәтү манарасын тоташтырачак.

Презентация барышында халык арасында ихтыяҗ зур булган сукмаклар оештыру буенча чит ил тәҗрибәсе яңгырады.

Стратегик инициативалар агентлыгы бүлеге директоры Ольга Захарова билгеләп үткәнчә, илебез туризмның мондый төрен үстерү өчен зур потенциалга ия. Кайбер илләрдә милли сукмаклар системасы булдырылган, алар арасында матур күренешле, рекреацион, тарихи, тоташтыра торган маршрутлар бар. Сукмакны төзү принципларын үтәү мөһим: ул бушлай булырга, кирәкле инфраструктура (урнашу чаралары, бәдрәфләр, күрсәткечләр, куркынычсызлык) белән җиһазландырылырга тиеш. «Идел сукмагы» тәҗрибәсе закон чыгаручыларга Россиянең милли сукмаклары системасын булдыруда ярдәм итәргә тиеш.

Шулай ук статистика буенча, россиялеләрнең 94% ы сәяхәт вакытында җәяү йөрергә әзер, шул ук вакытта күпчелеге табигатьне өйрәнергә ниятли.

Иделнең уң як ярында сукмак төзү идеясен ике ел элек туган якны өйрәнүче һәм сәяхәтче Тимур Циунчук тәкъдим иткән иде. Сүз уңаеннан, узган ел ул иптәшләре белән район Сабан туена Тәтештән җәяү килде. Без аларны каршы алдык, команда белән аралаштык. Шулай итеп, ул сукмак инде Тимур һәм аның иптәшләре тарафыннан сыналды. Ә әлегә Кама Тамагы халкына билгеле булган «Архдесант» архитектура бюросы сукмакларда барлыкка киләчәк тукталыш проектларын төзеде, ә Артемий Лебедев студиясе сәяхәтчене горизонтка алып бара торган җеп йомгагы рәвешендәге проект логотибын ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев