Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде баскыч югарыга

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында Кама Тамагы районы Республика Икътисад министрлыгы рейтингында 42 нчедән 35 нче урынга күтәрелде.

Муниципаль район Советының хисап сессиясе узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова катнашты.

Район башлыгы Наил Вазыйхов 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яңа инвестор – «Август-Агро» идарәче компаниясе ярдәмендә районда авыл хуҗалыгы җитди рәвештә үсеш алган. Сәнәгать өлкәсендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, "Кама Тамагы гипс руднигы" АҖ елны уңышлы тәмамлаган. Тагын ике предприятие объектив сәбәпләр аркасында җитештерү күләмен киметкән.

Районда 22 Республика программасын гамәлгә ашыру буенча зур эш алып барыла. Бу – социаль объектлар, торак, юллар, туристлык инфраструктурасы төзелеше һәм капиталь ремонт. Болар барысы да район халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Әмма иң зур проблема – халык саны кимү, перспективалы яшь кадрларның шәһәрләргә китүе.

"Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ эше турында предприятиенең генераль директоры урынбасары Александр Карасев сөйләде. Аның чыгышы, бигрәк тә ике ел эчендә районга кайтартылган яңа техника һәм җиһазларны санап чыгуы Марат Әхмәтовны кызыксындырды. Республика авыл хуҗалыгы министры буларак, аның районга берничә тапкыр килгәне булды һәм тармактагы проблемалар турында яхшы белде.

Олы Бортас авыл җирлегенең казанышлары, авыл территорияләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру эше турында җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев сөйләде.

Ләлә Кудерметова район халкын шәхси кабул иткән вакытта күтәрелгән һәм хәл ителгән мәсьәләләргә тукталды. Шулай ук Ләлә Ринат кызы «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсенең эшчәнлеге турында да сөйләде.

Марат Готыф улы бүгенге көндә заманча техникада эшләүче, вакытында яхшы хезмәт хакы һәм башка ярдәм алучы авыл кешеләре өчен чын күңелдән сөенде.

"Сезне башка районнар белән чагыштырмыйм. Һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Шунысы куанычлы – сезнең үсештә һәм төп күрсәткечләргә ирешүдә уңай динамика барлыкка килде. Киләчәктә дә югарыга күтәрелүегезне телим, моның өчен районның мөмкинлекләре бар», - диде ул.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, М-12 трассасы төзелеше район өчен, бигрәк тә туризм өлкәсендә кече бизнесны үстерү өчен яңа перспективалар ачачак.

Утырыш хөкүмәт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Аларга район, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре генә түгел, гади хезмәтчәннәр – комбайнчылар һәм механизаторлар да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев