Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Язылган өчен күңелле бүләк

Римма Садриева Иске Казиледә туып үскән.

Мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән һәм бухгалтер белгечлеге алган. Казиле егетенә кияүгә чыккан һәм яшь гаилә Казанда төпләнгән.

– Күп эшләдек, хәтта шәһәр читендә йорт та салдык, - ди Римма Әмир кызы. - Ун ел шәһәрдә яшәдек, иремнең әтисе үлгәч, кайнанама ярдәм итәр өчен авылга кайтырга булдык.
Иремнең инженер-механик һөнәренә ихтыяҗ зур иде. Колхозда, аннары агрофирмада хезмәт куйды, Апаста да эшләде. Миңа тиз генә эш табылмады, башта мине Ленин исемендәге колхозга эшкә алган Зөфәр Гарәфиевка рәхмәтлемен. Аннары «Кама Тамагы» агрофирмасына күчтем. Көн саен Кама Тамагына йөреп эшләдем, әмма эш миңа ошый иде.
Балаларыбыз биредәге мәктәпне, аннары югары уку йортларын тәмамладылар. Хәзер Казанда яшиләр һәм эшлиләр, оныкларыбыз инде зурлар. Шуңа күрә оныкчыклар да озак көттермәс дип уйлыйм.

Ә газетаны без һәрвакыт алдырдык һәм рәхәтләнеп укыйбыз. Дөрес, беркайчан да бернәрсә дә отканыбыз булмады, шуңа күрә язылган өчен бүләк алуы бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев