Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Языл һәм от!

«Татмедиа» АҖ үз басмаларына язылучылар өчен акция игълан итте.

Бу яртыеллыкта ул «Матбугатка язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән исем астында уза. Бүләкләр уйнатуда акция шартларын үтәгән теләсә кайсы гражданин катнаша ала.

Моның өчен Кама Тамагы районында яшәүчеләргә 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе чорында почтада яисә редакциядә яки интернет аша (шул исәптән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки «Россия почтасы»нда) «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасына һәм «Татмедиа» АҖ тарафыннан нәшер ителә торган бер журналның басма һәм/яки электрон версияләренә («Татарстан», «Сөембикә», «Казан», «Безнең мирас», «Гаилә» һәм мәктәп, «Казан медицина журналы», «Сәхнә»,  «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй, «Казан утлары», «Идел», «Чаян») язылырга һәм моның өчен теләсә кайсы ысул белән түләргә, һәр басмага кимендә алты айга язылырга кирәк.

Язылу абонементларының күчермәсен яки интернет аша язылу өчен түләү фактын раслый торган чыгарылманы (ФИО, язылган басмаларның атамасы, язылу вакыты һәм аларның бәясе күрсәтелергә тиеш).

420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресына «Акция» дип язып, район, контакт өчен телефон һәм язылучының исемен күрсәтеп, почта аша, яисә язылу абонементының сканерланган күчермәләрен яки интернет аша язылу өчен түләү факты турындагы чыгарылманы (район, элемтә өчен телефон номерын һәм язылучының исемен күрсәтеп) podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев