Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы өмә

Сатлыган авылы халкы районда беренчеләрдән булып өмә үткәрде.

Алар авылдагы күл тирәсен җыештырганнар, карны таратканнар, ә узган шимбәдә коры чүп-чарны җыеп яндырганнар.

- Бу авылда яшәүчеләр бик актив, - диде Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин. - Алар ел саен авыл территориясен беренчеләрдән булып җыештыралар. Минем төп  ярдәмчем – авыл старостасы Касимә апа. Ул халыкның эшен оештыра, район үзәгендә яшәүчеләргә шалтырата һәм барысын да өмәгә җыя.

Кече Карамал авылы халкы да алардан калышмый. Кавказ урамында яшәүчеләр өмәләрдә аеруча актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев