Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы мәгънәдә үзсүзле

Олы Карамал яныннан үткәндә, Рамил Ямалиевның төзелеш цехына керми кала алмадык.

Рамил үзе урында юк иде, әмма аның ярдәмчеләре цехта эшнең ничек оештырылганлыгы турында горурлык белән сөйләде.

– Әлегә юллар ябык һәм без заказчыларга әйберләрне җибәрә алмыйбыз, - ди Олы Карамалдан Рөстәм Хәмитов. 

Чыннан да, транспортны көтеп, юл кырыена аскуймалар тезелгән.

– Менә инде ике йөк машинасы әзер, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. - Рамил тырышып эшли, эшне җиңеләйтә һәм тизләтә торган яңа җайланмалар сатып ала. Мин, аның ярдәмчесе белән бергә беренче аскуймаларны кулдан җыюларын күргәч, озак эшләмәс, ябылыр дип уйлаган идем. Ә ул бик үзсүзле булып чыкты, эшен дәвам итте һәм аны елдан-ел үстерә. Авылда шундый эшчән, яхшы мәгънәдә үзсүзле ир-ат булуга шатмын. Кешеләр аңа тартылалар, бик теләп ярдәм итәләр. Хәтта тагын бер пилорама сатып алу мәсьәләсе барлыкка килде, чөнки бер пилорамада без бер-беребезгә комачаулыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев