Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗатка чикләр юк

Казанда «Бәллүр каләм» журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVII бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

«Популяр блогер» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе якташыбыз Илнар Идрисов иде.

Мин Илнар Идрисовны беренче тапкыр 17 ел элек күрдем. Олы Кариле мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы районда дистанцион укуда катнашучы беренче укучы буларак истә калды.

Ул вакытта Олы Кариле урта мәктәбе базасында мәктәп директоры урынбасары Фәрит Равилов укучыларны читтән торып укытырга мөмкин булуын күрсәткән иде. Бу Сovid-19 пандемиясенә кадәр 13 ел алдан булды.

– Илнар бик зирәк укучы иде, - дип искә ала Фәрит Рәшит улы. - Ул компьютерга бәйле бар нәрсәне бик тиз үзләштерде. Аның фикерләү тизлеге кайвакыт шаккатыра иде. Әти-әнисе дә аңа бик ярдәм итте, алар беренчеләрдән булып балага спикерлар һәм веб-камера белән җиһазландырылган компьютер сатып алды. Шуның ярдәмендә без скайп аша беренче дистанцион дәрес үткәрә алдык. Минемчә, Илнар үзенең таланты, сәләтләре һәм бар яңалыкны үзләштерергә омтылышы, максатчанлыгы белән уңышка ирешә.

– Мин Илнар кебек талантлы укучым булу белән бәхетле, - диде Олы Кариле мәктәбенең элеккеге директоры һәм җирле мәдәният йортының элеккеге мөдире Илсур Кәримуллин. - Ул мәктәптә укыганда да актив һәм сәләтле укучы иде. Мин Олы Кариле клубында эшли башлагач, ике театр коллективы тупладык, балалар төркеменә Илнар һәм аның сыйныфташлары килде. Ул иң талантлы укучы иде. Һәрвакыт барлык спектакльләрдә дә төп рольләрне башкарды. Коллективларыбыз үзешчән театрлар арасында район һәм зона бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү яулады. Моннан тыш, Илнар бик оста бии. Район халкы аның чыгышларын Җиңү көне, Алма спасы бәйрәмнәрендә күргәне бар.

Әлбәттә, Илнар туп-туры театр училищесына кереп китә ала иде. Ләкин тормыш һәрвакыт без дигәнчә генә бармый. Әтисе вакытсыз вафат булганнан соң, Илнар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче әнисе өчен бердәнбер терәк булып кала. Казан дәүләт аграр университетына укырга керә. Әмма иң татлы хыяллар тормышка ашсын өчен бәхет очрагы булу кирәк. Бәхеткә, югары уку йортында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендәге «Тургай» студентлар халык театры эшли. Роберт Тимерхан улы егетнең талантын шунда ук югары бәяли, ул тиздән төп рольләрне башкара башлый. Бу коллектив белән Илнар бөтен республиканы әйләнеп чыга. 

«Тургай» Олы Кариле мәдәният йорты сәхнәсендә дә берничә тапкыр чыгыш ясаган. Ә театрда декорацияләрне алыштырганда, искеләрен Олы Карилегә җибәргәннәр, анда аларны спектакльләр куйганда бик теләп кулланалар.

Яңа технологияләр белән бер адымда атлаган һәм артистлык сәләтенә ия булган Илнар яңа юнәлеш – блогерлыкны бик тиз үзләштергән. Ул үз блогын татар телендә алып бара, яңалыкларын театральләштереп, язылучыларны үзенең таланты белән җәлеп итә.

Илнар Идрисов күптән түгел гаилә корды, туй мөселман традицияләрендә узды.

– Ул бик тәрбияле һәм акыллы егет, сүгенү сүзләре, алкоголь һәм тәмәке бөтенләй аңа хас түгел, - диде Илсур Хәлил улы. - Ул һәркемне елмаеп каршы ала, ачык һәм игелекле. Мин аның өчен бик шат. 

Без Илнарны җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа яңа иҗади уңышлар телибез. Бу бүләк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче җиңү булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев