Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат мөмкинлекләрне киңәйтә

«Камские зори» үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмага әверелгәннән бирле әлеге оешма коллективы грантларны гамәлгә ашыру буенча конкурсларда дүрт тапкыр катнашты. Омтылышларның өчесе уңышлы булды.

АНО откан беренче грант ярдәмендә оешма гражданнарны тернәкләндерү вакытында нәтиҗәле ярдәм күрсәтү өчен медицина җиһазларының санын арттыруга иреште. Икенче грантка гариза кире кагылган, ләкин коллектив киләсе сезонда да күңелен төшермәде, кимчелекләрне һәм хаталарны исәпкә алды һәм, яңа проект төзеп, грантка заявка тапшырды.

- "Гомернең иң яхшы чоры" проектын гамәлгә ашыру өчен без 200 мең сумлык грант алдык, - диде «Камские зори» директоры Ләйсән Садыйкова. - Акчалар текстиль курчаклар, ЛФК шөгыльләре өчен спорт инвентарьлары һәм арт-терапия өчен комплектлар сатып алуга тотылды. Бу проект озак вакытлы. Поселокта яшәүчеләр инде өченче ел ял итүчеләрнең Скандинавия таяклары белән көн саен күл тирәсендә йөрүләрен күрә. Рәсем ясау өчен мольбертлар һәм буяулар актив кулланыла, әлегә барлык курчаклар да тегелеп бетмәгән.

2022 елда без «Һәр заман өчен актив чор" проекты буенча 368 мең сумлык грант оттык. Грант акчасына кечкенә бакчабызда беседка төзергә планлаштырабыз.

2014 елда «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Камские зори» оешмасы “Бакча утырт” проектын гамәлгә ашырды. Ул вакытта бина артындагы мәйданчыкта җимеш агачлары һәм куаклар утыртылды. Алар инде җимеш бирә, биредә алма, груша, карлыган үсә. Хәзер бу бакчада сәламәтләндерү чаралары һәм ачык һавада чәй эчү өчен беседка барлыкка киләчәк. Җәй көне биредә «Гомернең иң яхшы чоры» дигән озак вакытлы проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

- Без проект эшчәнлегеннән алган файданы тулысынча бәяләдек һәм ирешелгәндә тукталып калмаска булдык – бәйгегә «Озын гомер» дигән яңа проект әзерлибез. «Татнефть» хәйрия фонды грантына гариза тапшырачакыбыз. Проектның максаты – клиентларыбызның иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм кулларның вак моторикасын үстерә торган күнегүләр ярдәмендә хәтерне саклау. Әгәр грант отсак, агачка яндырып рәсем төшерү комплектлары, алмаз чигү комплекты, “Дары Фребеля” комплектларын сатып алачакбыз. Шул ук вакытта яңа проектны башка конкурсларга да тәкъдим итәчәкбез, чөнки безнең төп бурычыбыз – мөмкин булган барлык коралларны һәм җайланмаларны кулланып, пациентларыбызны тулысынча тернәкләндерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев