Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр үзәге хезмәткәрләр туплый

Кама Тамагында «Яшьләр үзәге» МБУ җитәкчеләре потенциаль хезмәткәрләр һәм эшчеләр белән очрашты.

- Без социаль челтәрдә үзебездә эшләргә теләүчеләр өчен алдан ук анкета урнаштырдык, - диде МБУ директоры Алмаз Мөнәвиров. - Аны 30 дан артык кеше тутырды, ә офлайн очрашуга безнең тәкъдим белән кызыксынган 15 кеше килде.

Аларның барысы белән дә килешүләр төзедек, кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген билгеләдек.

- Бу өлкәдә эшләргә теләүчеләрнең уртача яше нинди?

- Безгә сакчылар, җыештыручылар кирәк, бу вазифаларга нигездә өлкәнрәк кандидатлар дәгъва итә. Коткаручы, сатучы, кассир вазифаларына –  яшьрәкләр. Үзәккә директор урынбасары табылуга шатбыз.

- Димәк, штат тупланган.

- Әйе, тупланган диярлек. Шуңа күрә туристлык сезонына әзерләнеп киләбез. Хезмәткәрләребез һәм эшчеләребез үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев