Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр читтә калырга тиеш түгел

Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы 2024 елгы Парламент дәресе кысаларында эссе язу буенча үткәрелгән республика бәйгесендә җиңде. Бәйгене ТР Дәүләт Советы һәм республиканың Мәгариф һәм Фән министрлыгы оештырды.

Кама Тамагы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марина Дорожкова тарих укытучысы Лариса Варфоломеева җитәкчелегендә әлеге бәйгедә катнашты һәм муниципаль этап нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны яулады. Шул рәвешле, ул 2 нче республика турына үтте һәм анда җиңүче булды.

– Конкурска мин «Сайлаулар» темасына инша яздым. Мин аны РФ Президентын сайлау алдыннан иң актуаль дип таптым. Яшьләрнең мондый мөһим карар кабул итүдә катнашуы турында үз фикеремне белдерәсем килде. Илебез өчен мондый авыр вакытта битараф калырга ярамый, барырга һәм тавыш бирергә кирәк. Киләсе елда миңа 18 яшь тула, һәм мин дә сайлауларда катнаша алачакмын, – дип билгеләп үтте Марина.

Бүләкләү тантанасы ТР Дәүләт Советында узды. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Тантананың мактаулы кунагы Россия Герое Рәсим Баксиков булды.

– Бүләкләнгәч, Рәсим Рәшит улы янына җарып, аның белән горурлануымны белдердем. Ул миңа елмаеп, рәхмәт әйтте. Аның кебек кешеләр – илебез терәге, – диде Марина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев