Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьнәп яшик, татар яшьләре!

Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка-милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтергә тиеш.

Узган атнада башкалабыз Казанда V Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Әлеге чарага Татарстаннан, чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән барлыгы 800ләп делегат чакырылган иде.
Форум Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башланып китте. Пленар утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Руслан Айсин һәм делегатлар катнашты. Казахстаннан Җәлил Ахунҗанов, Мордовия республикасыннан Марат Сәлимов, Кытайда гомер итүче Илдар Габитов, Чиләбедән Оксана Ильюп, Европа татар яшьләре форумы җитәкчесе Олег Шәриповлар читтә гомер итүче татарларның тормыш-көнкүреше, үзләренең берләшмә эшчәнлекләре, татар телен өйрәнгәндә килеп туган проблемалар турында сөйләделәр.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов милләт, телне саклау, аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүче яшьләргә үзенең рәхмәтен белдерде.
-Сезнең чыгышлар безнең өчен дә бик файдалы. Без барыбыз да татар милләте кешеләре, киләчәк үзебездән тора. Дөнья күләмендә инглиз телен, Россия күләмендә рус һәм татар телләрен белергә тиешбез,-диде ул.
Бу көнне делегатларга дүрт секциягә бүленеп, утырышларда катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Казанның IТ-паркында "Татар яшьләре һәм Web 2.0", "Казан" милли мәдәният үзәгендә "Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары", "Мәрҗәни" мәчетендә "Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре", КФУның филология һәм сәнгать институтында «Милли мәгариф һәм татар телен өйрәтүдә, саклап калуда яңа технологияләр» дигән темаларга фикер алышулар узды.
Бөтендөнья татар яшьләре рәисе итеп алдагы ике елга "Татар иле" социаль челтәре мөдире Тәбрис Яруллин сайланды. "Милли татар брендлары: эчтәлеге һәм рәвеше" дигән дискуссиядә катнашканнан соң, Арча районына барып, "Кичке уен" карадык.
Программада Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете белән танышу, спектакль-концертлар да бар иде. Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" спектаклен, "Казан" бию ансамбле концертын карадык, Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмне, "Авыл кызы" бәйгесенең финал өлешен тамаша кылганнан соң онытылмаслык җылы тәэсирләр алып таралыштык.
Әлеге чарада катнашырга мөмкинлек тудырганнары өчен район хакимияте башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улына, "Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Кама Тамагы муниципаль район җирлеге оешмасы җитәкчесе Шәйморзин Илдан Галимҗан улына, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гомәров Илшат Мәхмүт улына, өлкән методист Гыймадиева Зилә Абдулла кызына рәхмәт сүзләремне җиткерәсем, эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телисем килә. Зилә Абдулла кызы безне төрле бәйгеләргә җибәреп, һәръяктан булышып, безнең җиңүләребезгә сөенеп торучы җитәкчебез.
Туган телебездә булган проблемаларны бергә чишеп, яшьнәп яшик татар яшьләре. Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме-гаме артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев