Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшә, чишмә, яшә!

Кече Салтык авылында яшәүчеләр, бергә җыелып, Салкын улак чишмәсендә бик зур эш башкарган.

– Күмәк өмә үзенә күрә бер бәйрәм кебек булды. Җанга рәхәтлек йөгерде. Авыдашларның шундый актив җыелышып, эшкә тотынуы күңелләрне күтәреп җибәрде, - ди Фәйрүзә Җиһаншина. - Чишмәгә суга без сирәк йөрибез, чөнки өйләребезгә су кергән, монысы бик яхшы. Шулай да Аллаһыбыз тарафыннан бирелгән табигать байлыгы булган чишмәләребезне онытырга ярамый. 

Авыл осталары тарафыннан чишмәләребез заманча материаллар кулланып төзекләндерелде, тирә-ягы матурланды.

Йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Табигатьтә бар нәрсә дә үзгәреп тора: кайсы туа, кайсы юкка чыга, югала. Югалтуы бик тиз, ә менә булган табигать байлыгын саклап калу бик зур көч таләп итә.

Чишмәләр корыса, елгалар кибеп саекса, табигатебез ярлыланыр иде. Моны булдырмау безнең үзебездән тора. Туып-үскән җиребез гүзәллеген югалтмасын өчен, без аның табигатен сакларга тиеш. Чишмәләр – табигатьнең тиңсез байлыгы. 

Яшә, чишмә, яшә!

Син яшәсәң, без дә яшәрбез!

Өмәдә катнашкан барлык авылдашларга бик зур рәхмәт. Ходай сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, тыныч тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев