Яшь мөһим түгел
Безнең газетаны төрле яшьтәге кешеләр алдыра, алар арасында Южная Околицада яшәүче Екатерина Комарова кебек шактый хөрмәткә лаеклары да бар.
Ул Бөек Ватан сугышы башланган елны туган. Әтисе Яков Данилов, авырлы хатыны Аннаны калдырып, фронтка китә, бу вакытта гаиләдә инде биш бала була.
– Әни мине арба астында тудырган, – ди Катя апа, күршеләре дә, поселокта яшәүчеләр дә аны шулай атап йөртә. – Чүпрәккә төргән дә, хәл дә алмыйча, яңадан басуга киткән, бу сентябрь ае, урып-җыю вакыты була. Шулай да әтигә мине күрү насыйп булган: әни аның белән күрешергә Лаешка (анда фронтка китәр алдыннан җыелу пункты булган) барган һәм иренә кечкенә кызын күрсәтергә дип үзе белән мине дә алган…
Солдатларны алгы сызыкка озатканнар, ә 1943 елда Яков Никитич Данилов сугыш кырында хәбәрсез югалган, Катя апа, сугыш чорындагы күп кенә балалар кебек үк, әтисез үскән…
Моннан дистә еллар элек юкка чыккан туган авылы Мәстедә Катерина башлангыч мәктәптә укый. Ул чор хатирәсе булып аның исендә Сталин портреты калган – 1953 елда ил юлбашчы белән хушлашкан. Дүртенче сыйныфка барыр вакыт җиткәч (ул вакытта инде гаилә Заовражный Каратайда яши башлаган була), әнисе Анна Николаевна: «Катюша, аягыңа, өстеңә кияргә киемең булсын дисәң, колхозга эшкә кер, мин сезне үзем генә тәэмин итә алмыйм...» – дигән.
Шулай итеп, кыз балачактан ук колхоз бригадасында эшләгән – җир сөргән, чәчүдә хезмәт куйган, үзенә кушылган бөтен эшне олылар белән бертигез башкарган.
Унсигез яше тулуга, суднога матрос булып эшкә урнашкан: баржада вахтада йөргән, идәннәр юган, команда әгъзаларының балаларын караган. Ләкин бер елдан, ярдәм итәр өчен, әнисе янына кайтырга туры килгән: абыйларының берсе армиядә хезмәт иткәндә һәлак булган. Анна Николаевна Мурманскига аны күмәргә барган, бу бөтен гаилә өчен чын фаҗига булган…
Екатерина Яковлевна аннары Кама Тамагындагы май заводына эшкә урнашкан һәм пенсиягә чыкканчы 38 ел шунда эшләгән. Аппаратчы да, май ясаучы да булган ул, компрессорда һәм ачыткыда да эшләгән – хезмәткә җаваплы мөнәсәбәте өчен аны өлкән хезмәткәр итеп куялар.
– Яшь идек, иртәдән кичкә кадәр май заводында эшләдек, эштән соң «колбашка»га йөгерә идек, анда элек иске хастаханә булды, яшьләр шунда җыела иде, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Катя апа. – Юньле кием юк иде, галош киеп килә идек, җитмәсә үзебездән эремчек суы исе аңкып тора…
Ләкин бернигә дә карамастан, бу бәхетле чак булган – язмабыз герое гомерлек ярын да шунда тапкан: ире Виктор белән алар 44 ел бергә гомер иткәннәр.
– Без Хач ману бәйрәменә өйләнештек, һәм ул һәрвакыт ел ярым һәм алты көн очрашып йөрүебез турында әйтә иде, - дип елмаеп искә ала Екатерина Яковлевна.
Аның бөтен гомере хезмәттә, гаиләсен кайгыртып узган: улын тәрбияләп үстергән, башта әнисен, аннары үзләре белән бергә яшәгән кайнанасын, аннан соң ирен караган. Һәм Катя апа үзенең чәчәкләр арасында утырган, күңел җылысы белән тулы матур йортына килгән һәркемне һәрвакыт елмаеп каршы ала.
Ә без исә, киләчәктә дә газетабызны укуын теләп, Екатерина Яковлевнага бүләк тапшырдык. Күргәнебезчә, монда ничә яшьтә булу мөһим түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев