Яшь экологлар яшьтәшләрен илһамландыра
Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «Һәр почмакта чиста булачак» экологик форумы узды.
Районның 11 мәктәбеннән җыелган активистлар биш сәгатьлек актив эш башкарды.
Чара тантаналы ачылыш һәм эшлекле очрашудан башланды, анда «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Анна Баймяшкина катнашучыларга әлеге берләшмәнең барлыкка килү тарихы һәм идеологиясе турында сөйләде, шулай ук грантларда катнашырга чакырды.
Рудник мәктәбе укучылары безнең район территориясендә гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар турында сөйләделәр.
Алия Әхмәтҗанова үзенең чыгышын 2023 елда «Беренчеләр хәрәкәте» башлап җибәргән «Табигать белән элемтә» проекты турында сөйләүдән башлады:
«Бу инициатива кысаларында һәр мәктәптә экологик отрядлар барлыкка килде, алар районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар үткәрү белән шөгыльләнә. Рудник мәктәбе отряды республиканың төрле экологик форумнарында, «Чиста уеннар» чараларында катнашты. Никита Колесников «Республика чисталык клубы» дирекциясенә керде. Кама Тамагы мәктәбе активистлары «Яшел уеннар»ның республика этабында катнашты. Рус география җәмгыяте белән берлектә алар ел саен Лобач тавы территориясендә экологик десантларда катнаша».
Наталья Яшагина «Без бистәнең чисталыгы яклы» һәм «Чиста су» акцияләрен үткәрү турында сөйләде. Әлеге чаралар кысаларында укучылар чисталыкка чакыручы плакатлар ясыйлар һәм тирә-юньдә тәртип булдыру өчен өмәләр оештыралар.
«Безнең Тенеш бистәсе янында Унберенче чишмәсе урнашкан. Аның суыннан халыкның яртысы файдалана, еш кына чишмә территориясендә көнкүреш чүп-чарларын калдыралар, - ди Наталья. - Шулай ук бистә янында туристлар арасында популяр Юрий мәгарәсе һәм Тенеш култыгы бар, тик туристлар да чисталыкны кайгыртмый. Нәтиҗәдә ял зоналары чүплеккә әверелә, анда конфет кәгазьләреннән, салфеткалардан алып төрле шешәләргә һәм балык тоту җайланмаларына кадәр барысын да күрергә була. Пычрану нәтиҗәсендә яр буйлары сазлана һәм култыктагы суның кимүе күзәтелә. Бу проблемалар экологик акцияләр оештыруга этәргеч булды».
Рамил Миңнегалиев Татарстанда 2016 елдан бирле үткәрелә торган «ЭкоЯз» бәйгесенең мөһимлеген билгеләп үтте. Рудник мәктәбе укучылары бу чарада даими рәвештә катнашалар һәм «Иң яхшы экомәктәп» номинациясендә өч тапкыр җиңүче булганнар, моның өчен аларга бүләк буларак теннис өстәле, телескоп һәм цифрлы микроскоп тапшырылган. 2022 елда урман утырту белән шөгыльләнүче Айсель Шәйхәйдәрованың гаиләсе республиканың иң яхшы экогаиләсе дип танылды. Бүләк буларак гаиләгә Санкт-Петербургка юллама бирелгән.
2024 елда бәйге сигез атналык марафон рәвешендә уздырылды, һәр атна билгеле бер темага багышланды. Рамил анда гаиләсе белән бергә катнаша: өч ел инде алар чүп-чарны аерып җыю белән шөгыльләнәләр һәм актив рәвештә макулатура җыялар.
Рамилнең әнисе Анастасия Николаевна биология укытучысы булып эшли һәм улына экологик тикшеренүләр уздыруда, проектлар төзүдә ярдәм итә. Үзенең активлыгы өчен Рамил Анапа шәһәрендәге «Черноморец» лагерена юлламага ия булды. Чыгышы ахырында Рамил Ватанга һәм аның матурлыгына мәхәббәтнең гаиләдән башлануын һәм һәркемнең әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә алуын ассызыклады.
Башка мәктәп укучылары, Рудник урта мәктәбендәге яшьтәшләренең эшчәнлеге белән илһамланып, үзләренең экологик бергәлеген оештырырга карар кылды.
Форум форсайт-сессия белән дәвам итте. Балалар, командаларда эшләп, районда актуаль экологик чаралар оештыру буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.
Аннары һәр катнашучы үзе өчен кызыксынулар буенча интерактив мәйданчыкны сайлады, анда спикерлар экологик гадәтләр турында тулы итеп сөйләде.
Форум тантаналы бүләкләү белән тәмамланды, иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев