Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь белгечләр үз укытучыларына алмашка килә

Тәҗрибә һәм яңа ысуллар – мәгарифнең уңышлы үсеш нигезе.

Бүген район мәктәпләрендә 198 педагог хезмәт куя. Балалар бакчаларында булачак укучыларны тәрбияләү белән 69 тәрбияче шөгыльләнә. 

Район педагогларының яртысыннан артыгы югары яки беренче категориягә ия. Безнең мәктәпләрдә белем алучы укучылар аттестация барышында югары нәтиҗәләр күрсәтә, олимпиадаларда призлы урыннар яулый, фәнни конференцияләр, иҗади бәйгеләрдә лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булалар.

Шулай да безнең мәктәпләрдә укытучыларының уртача яше  – 48. Аларның күбесе пенсия яшенә җиткәч тә эшләвен дәвам итә, чөнки үз вәкаләтләрен тапшырыр кеше юк.

Соңгы вакытта яшь белгечләр районга кайта башлады, бу бик сөендерә. Укытучы һөнәре алып, быел мәктәпкә өч яшь укытучы кушылды. Шуларның берсе Айгөл Сабирова үзе тәмамлаган Кама Тамагы урта мәктәбендә эшли башлады.  

Мәктәпләргә килгән яшь кадрлар – лаеклы ялга киткән педагогларга алмаш кына түгел. Бу – яңа укыту методлары, заманча технологияләр дә. Өстәвенә, яшьләр кызыксынулары һәм аларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре буенча укучыларга якынрак. Тәҗрибә һәм яңа алымнар укучыларга күбрәк белем бирә, аларда заманча күнекмәләр булдыра алачак. Район педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен район мәдәният йортында күркәм чара белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев