Ярты гасырдан артык геодезия хезмәтендә
Татарстан территориясендә дәүләт геодезия челтәренең 2 меңнән артык пункты урнашкан. Алар ярдәмендә дәүләт координаталар системасын билгеләү өчен геодезия челтәре төзелә һәм файдаланыла, бу геодезия һәм картография эшләрен башкару мөмкинлеге бирә.
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белгечләре дәүләт геодезия челтәрләренең 428 пунктын тикшергән. Безнең район территориясендә мондый пунктлар саны – берничә дистә.
– Ел саен без дәүләт геодезия челтәрләре пунктларының төзеклеген тикшерәбез, - дип хәбәр итте газетага ТР буенча Росреестр идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча муниципальара бүлегенең баш белгеч-эксперты Илфат Ибраһимов. - Мәсәлән, 2019 һәм 2020 елларда – 20 пункт, 2022 һәм 2023 елларда – 30, быел 12 пункт тикшерелде.
– Алар нәрсәдән гыйбарәт?
– Болар – җир өслегенә куелган металл цилиндрлар, алар өстендә агач, металл яки асбест тышау, алар геодезия челтәрләре пунктын тизрәк табу мөмкинлеге бирә.
– Алар кайчан куелган һәм ни өчен?
– Геодезия челтәрләре узган гасыр уртасында төзелгән һәм бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясе территориясен картографияләүне геодезик тәэмин итү ягыннан булган бурычларны хәл итүдә файдаланыла. Геодезия пункты җир өслеге ноктасына билгеле бер координаталарны беркетүче инженер корылмадан гыйбарәт. Бу – җир өслегендәге нокталар, аларның координаталары һәм биеклек тамгалары максималь төгәллек белән билгеләнгән. Алар зур бердәм челтәр хасил итә. Геодезия челтәрләре пунктлары геодезия һәм картография эшләре, инженерлык эзләнүләре, җирләрне ызанлау һәм башка махсус эшләр башкару өчен төзелгән. Дәүләт геодезия челтәрләре пунктларын юк итү, зыян китерү яки җимерү административ хокук бозуга керә.
– Геодезия челтәрләре пунктларын еш тикшерәсезме?
– Мондый биремнәр безгә ел да килә. Пунктны табарга һәм аның торышы буенча акт төзергә кирәк. Бүгенге көндә зыян килгән яки юк ителгән геодезия челтәрләре пунктларының иң түбән проценты – безнең районда.
Геодезия пунктларын тикшерү «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Тикшерү барышында Росреестр белгечләре пунктны таба, аны карыйлар, тышкы халәтен, пункт үзәгенең өске маркасының торышын, ориентир пунктларның сакланышын бәялиләр һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча документлар рәсмиләштерәләр.
Росреестр хезмәте дәүләт геодезия челтәрләре пунктларын юк иткән, җимергән өчен КОАП нигезендә гражданнарга 5 меңнән алып, юридик затларга 200 меңгә кадәр штраф каралуы турында искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев