Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярты гасыр – гаилә бәхете сагында

Кама Тамагыннан Лепилиннар гаилә тормышының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Йортка килеп кергәндә үк һәр җирдә хуҗаларның кулы сизелеп тора: бер дигән мунча, теплица, төрледән-төрле чәчәкләр һәм күзләрне иркәли торган төз чыршылар, тип-тигез бәрәңге рәтләре.

Балачагы Себердә үткән

Идеаль тәртип хөкем сөргән уңайлы йортның хуҗабикәсе Елена Лепилина яшь күренүе белән гаҗәпләндерде, бу сөйкемле ханымның инде 50 ел кияүдә булуына ышанасы килмәде.

– Мин 28 майда Чик сакчылары көнендә туганмын, - дип елмая Елена Григорьевна. - Ярты гасыр инде гаилә бәхете сагында торам…

Әңгәмәдәшем Тәмтедә туса да, балачагы шактый читтә үткән. Әти-әнисе Көнбатыш Себернең көньягына, шахтерлар шәһәре Кисилевскига вербовкаланган. Алар яңа туган кызларын Тәмтедән Идел аша көймәдә алып чыгалар, һәм шунда аның зур илебез буйлап сәяхәте башланып китә, күпмедер вакыттан гаилә Кисилевскидан Кемеровога күченә, аннары яңадан Татарстанга –  Дәрвишләр бистәсеннән ерак булмаган Әкигә кайтып урнаша, анда Лена 1-3  сыйныфларны укый. Җиденче сыйныфны ул Кемеровода тәмамлый, аннары ул вакытта инде 4 баласы булган гаилә Тәмтегә кайтып төпләнә.

– Монда 8 сыйныфны гына укыдым, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Елена Григорьевна. -Аны тәмамлагач, Казанга барып, 36 нчы тегү училищесына «Хатын-кызлар һәм балалар пальтолары тегүчесе» белгечлеге буенча укырга кердем, шулай ук кичке мәктәпкә дә йөрдем.

Хатлардагы роман

Училищены тәмамлагач, язмабыз герое тегү фабрикасына эшкә урнаша. Дус кызы Нина белән бер фатирда яши. Нина армиядә хезмәт итүче туганы Александрга язган хатларында бергә яшәүче кыз турында сөйли. Шул вакытта солдат Александр Лепилин булачак хатыны белән хат алыша башлый.

 – Ул Североморскта хезмәт итте, -дип искә ала Елена Григорьевна. - Хатларны еш яза иде, аларны әле дә яшьлек истәлеге итеп саклыйм…
Декабрь аенда Александр ялга кайта: яшьләр бер-берсен беренче тапкыр шунда күрәләр. Солдатның гаиләсе Тәмтедә яши, шул вакытта әтисе фаҗигале рәвештә һәлак була. Әнисе өч кечкенә бала белән ялгыз кала. Ләкин, кайгылы вакыйгаларга карамастан, Яңа елны Александр һәм Елена бергә каршы алалар, аннары ул хезмәт урынына китә һәм яңадан ике арада хатлар йөри башлый…

Үзенчәлекле туй күлмәге, хәтерсез фотограф

Армиядән кайткач, Александр кызга Норильскида хезмәт контракты төзегәне турында хәбәр итә. Тик бу планнары тормышка ашмый, әнисенә ялгызына гына балалар үстерүе, хуҗалыкны алып баруы авыр булуын күреп, ул авылда калырга карар кыла. Шулай итеп Александр Мичурин исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый, ә Еленаның туган авылына кире кайтасы килми.

Май бәйрәмнәре вакытында Тәмтегә кайткач, әнисе хәзер үк булачак кодалар киләчәге турында хәбәр итә. Ә 14 июньдә инде гөрләтеп туй итәләр.

 – Туй күлмәген үзем тектем, тик фотоларыбыз гына юк – фотограф туйга килергә оныткан иде, - ди әңгәмәдәшем. - Ә фотога бер ай узгач гади киемнәрдән төштек. Ул вакытта заманасы шундый иде бит, хәзер генә ул бөтенесенең кулында телефон һәм камера бар…

Эш, гаилә, балалар

Елена Григорьевна башта май заводына, аннары интернатка тәрбияче булып урнаша. Ә 1975 елда уллары Виталий туа. Өч елдан кече уллары Сергей дөньяга килә. Ул вакытта инде язмабыз герое Тәмте авылы КБОсында эшли.

Сиксәненче еллар башында Лепилиннар Кама Тамагына күченә, Елена Григорьевна КБОга бухгалтер булып, ә Александр Данилович МСОга колхозара төзелеш оешмасына урнаша..
Башта гаилә Комаров урамындагы кечкенә генә фатирда яши, 1988 елда МСО биргән ике фатирлы йортка күченә, анда Лепилиннар 30 елдан артык яши.
80 нче еллар уртасында Елена Григорьевна Саклык банкына бухгалтер булып күчә, Александр Данилович, пенсиягә чыкканчы, 10 ел икмәк ташый, күпләр аны РайПОның җаваплы һәм тырыш хезмәткәре буларак хәтерли.

Юбилейга иң кадерле бүләк

Әлбәттә инде, бу парның төп казанышы – балалары һәм оныклары. Олы уллары Виталий әти-әнисенә ерак илләрдән хәбәр җибәреп тора: мәсәлән, хәзерге вакытта ул Мавританиядә урнашкан балык эшкәртү судносында электромеханик булып эшли. Аның хатыны Ирина Лепилинаны район халкы актив волонтер буларак яхшы белә, ул махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен посылкалар җыя.

Кече уллары Сергей «Транснефть» АҖда эшли. Ике уллары да армиядә хезмәт иткән, белем алганнар, эшлиләр һәм әти-әниләрен оныклар белән сөендергәннәр, ә алар Лепилиннарның дүртәү. Тиздән Елена Григорьевна һәм Александр Даниловичның оныкчыклары туачак.

– Юбилейга шундый бүләк вәгъдә иттеләр, - дип көлә булачак дәү әби. 

 Июньнең җылы бер көнендә әнә шундый искиткеч гаилә тарихы белән таныштык, бу көн Александр һәм Елена Лепилиннарның алтын юбилее кебек кояшлы һәм якты иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев