Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Япон самурайларына каршы көрәшкән

Безнең газета якташларыбызның элек Бурятия җирләренә күченүе турында язган иде инде. Бу материаллар район архивыннан алынды.

Исегезгә төшерәбез, 1939 елда СССРда Бурятия җирләренә күченү турында карар чыга. Бурятиядән Татарстанга вербовщиклар килә һәм кешеләрне агитацияли. Татарларның хезмәт сөючәнлеген һәм җаваплылыгын исәпкә алып, Бурят-Монгол ACCP җитәкчелеге нәкъ менә безнең республикага басым ясый.  

Күченеп китүчеләрнең күбесе Бурятиядә яшәп кала, ә кемдер туган якларына әйләнеп кайта. Шуңа да карамастан, 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, татарлар Бурятиянең милли составында халык саны буенча өченче урында торалар. 

Бурятиягә күченүчеләр арасында Чаллы авылыннан Миңнегалиевлар гаиләсе дә булган. Бурят-Монголиягә әти-әнисе белән бергә 14 яшьлек Нургаяз да күченә.

1943 елда аңа 18 яшь тула һәм ул Бурят-Монгол АССРның Кабан район комиссариаты чакыруы буенча фронтка алына. 

– Әти сөйләгәнчә, беренче айларда ул 386 нчы Байкал аръягы строй полкында автоматчы булып хезмәт иткән, - дип искә ала кызы Флора Нурмиева.  - Аннары аны 64 нче Байкал аръягы полкына укчы итеп күчергәннәр. 1943 елның декабреннән 1945 елның мартына кадәр 909 нчы строй батальонында элемтәче вазифаларын башкарган.

1945 елның августында СССРның Гитлерга каршы коалиция буенча союздашлары алдында йөкләмәләр алуына бәйле Совет-япон сугышы башлана.

Сугыш хәрәкәтләре 1945 елның 8 августыннан 2 сентябренә кадәр дәвам итә. СССР, Японияне җиңеп, Ерак Көнчыгышта стратегик хәлне яхшырта – ул вакытта японнар контролендә булган Курилны һәм Сахалин утравының көньяк өлешен ала.

Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләр алып барган бүлекчәләр арасында Байкал аръягы фронты составында Ерак Көнчыгышка күчерелгән 388 нче зенит-артиллерия полкы да була.

Нургаяз Нургали улы 1948 елның мартына кадәр зенит-артиллерия полкында өлкән телефонист вазифасын башкара.

Үзенең сугышчан юлы өчен Нургаяз Миңнегалиев «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Нургаяз Нургали улы Татарстанга кайткан һәм 45 ел туган авылы Чаллыда тракторчы-механизатор булып эшләгән. Ул атказанган колхозчы исеменә лаек булган һәм күп кенә бишьеллыклар ударнигы булуга ирешкән, хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев