Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыю игълан ителде
25 май көнне социаль челтәрләрдә район халкына мөрәҗәгать чыкты.
Гомер буе район иминлеге өчен хезмәт куйган ике гаилә – Нәҗмиевлар һәм Гыйззәтовлар янгында зыян күргән. Бу гаиләләрне белүче һәркем аларны намуслы, игелекле һәм эшчән кешеләр дип атый. Ә хәзер алар авыр вәзгыятьтә – йорт-җирсез калганнар, әйберләре, кием-салымнары, документлары янып беткән.
Битараф булмаган кешеләр, эшмәкәрләр, тумышлары белән шушы районнан булганнар! Әйдәгез, ярдәм күрсәтүдән читтә калмыйк.
Арабызда якташларыбызга ярдәмгә килергә әзер торган битараф булмаган кешеләр күп. Акчаларны "Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм, хәйриячелек" дигән язу белән Саклык банкы картасына күчерергә була, карта иясе – Нәҗмиева Р.Р. (зыян күрүче).
Акчаны 2202202397535398 карта номерына яки 8 (958) 624-16-92 телефон номеры буенча күчерергә мөмкин. Җыем ике гаиләгә уртак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев