Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа китап турында

"Югалган оҗмах" ("Утерянный рай") дип исемләнгән, барлыгы 200 данә күләмендә Казанда чыккан бу китап Бәки, Келәнче йортларының бусагасын атлап керә башлады инде. Язучылары - бала чакларында Кама Тамагы районы һавасын сулап, сукмакларында йөгереп йөргән классташлар, бүген инде 70тән узган Роза Ибраһим кызы Хәмитова һәм Юрий Александрович Ильин.

Нигә соң үткән заман аларга оҗмах булып күренә икән? Югыйсә сугыш (1941-1945 еллар) яңа тынган, ачлык- ялангачлык хөкем иткән чор. Шулай да әниләр куенындагы вакытны юкка гына оҗмах димиләр бит. Китапның җәяләр эченә алынган исеме дә бар. "Кама Тамагы районының сүнгән һәм сүнеп бара торган авыллары турындагы язмалар" дип атала.

Юкка чыккан Шершалан, Чернышевка, Кайперде, бетүгә йөз тоткан Бәки, Олы Карамал, Лаптевка авылларында йөргәндә халыкның җыелышлардагы тавышларын ишеткән сыман булдык. Архивларда волость документларын актарып карадык. Чабыр тавының тылсымнары безнең күңелдә әллә нинди шигърият көч уята алды.

Безнең район җирләре бөек рус язучысы Лев Толстой, төньяк диңгезләрен өйрәнүче Лаптевлар, Пушкинның замандашы шагыйрь Михаил Деларю исемнәре белән бәйле булуы горурландыра. Алар турында да китапта язмалар бар.

Бу зур булмаган китапны Бәки егете, күпләргә таныш Гарифуллин Фәрит шигырьләре, аның кызлары төшергән фото-пейзажлар: Бәки йортлары, урамнары, кешеләре, Шакыян уеннары, Чабыр тауның кылганнары бизәде.

Юрий ильин очеркындагы моңсу, борчулы уйлары укучыны битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X