Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа китап Татарстанга багышланачак

Районда аш-су буенча телепрограммалар һәм берничә китап авторы Сталик Ханкишиев булды.

Без аның белән очрашып сөйләштек.

- Май аенда Мин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнаштым. Башкалагызга бик теләп килдем, урамнар буйлап йөрдем, форумда катнашучылар белән аралаштым. Казанга мин соңгы ике эшемне – "Пылау турында китап" һәм "Чечен кухнясы турында китап"ны алып килдем. Икесен дә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иттем.  Ул берсен үзенә калдырды, ә чечен ашлары турындагы китапны үзенең ярдәмчеләренә тапшырды һәм татар аш-суы турында да шундый ук китап кирәклеге турында әйтте. Шулай итеп мин яңа китапка заказ алдым.

Сталик Ханкишиев ике ел чечен рецептлары китабы буенча эшләве турында сөйләде. Бөтен республиканы әйләнеп чыккан, күп кенә видеороликлар, фотолар төшергән, рецептлар һәм кешеләрнең тарихларын җыйган.

- Кешеләр белән аралаша башлагач, минем бурычым чеченнәргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү икәнен аңладым. Ютубта урнаштырылган беренче рецептлар бик күп тискәре фикерләр җыйды. Мин җавап бирмичә генә аларны бетердем. Рецептларны кешеләрнең хатирәләре белән үреп язарга керешкәч, язылучыларым республика халкына да, минем эшемә дә зур аңлау белән карый башлады. Ә эшемнең ахырында мин комментарийларның яхшы якка үзгәрүен күрдем һәм шуны аңладым – мин үз максатыма ирештем.

Татарстанда аш-су турында китаплар күп, рецептлар җыелган инде, шуңа күрә мин сезнең республиканың һәр районында кызыклы кешеләр табарга һәм аларның хатирәләре аша милли ризыклар турында сөйләргә телим. Мин барган беренче район Кама Тамагы булды. Сезнең җирләрегез бик бай һәм матур, анда, һичшиксез, яхшы кешеләр яши, шуңа күрә язылучыларыма сөйләрлек нәрсәләр булачак.

Район үзәгендә яшәүче әзерләгән ысланган корбан балыгын татып карагач, Сталик Ханкишиев продуктның аз тозлы һәм тәмле булуын билгеләп үтте һәм ыслау буенча берничә киңәш бирде.

- Мичтә термометр булырга тиеш. Балыкны ыслау температурасы 60 градустан артмаска тиеш, ә ит өчен ул 55 градус булса яхшы. Ысланган ризык кырку булмасын өчен, мин фольгага йомычка салам һәм күзәтәм. Йомычка каралуга, аларны яңаларына алыштырам. Ыслау төтене сары төстә булырга тиеш, шул чакта балык алтынсу төс ала һәм кырку булмый.

Ыслар алдыннан балыкны тозлы суда маринадлыйм. Ике өлеш тоз һәм бер өлеш шикәр алам. Рассол ясыйм һәм татып карыйм. Ул миңа ошаса, мин тагын шул кадәр үк тоз һәм шикәр өстим. Онытмагыз, балык рассолдагы тозның яртысын гына алачак.

Аш-су турындагы тапшырулар авторы һәм алып баручысы белән аралашуны тагын да дәвам иткән булыр идек, ләкин яңгыр һәм вакыт киртә куйды. Аның юлга чыгар  вакыты җиткән иде. Ә безгә аны кунакка көтәргә һәм яңа китап өчен кызыклы рецептлар әзерлисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев