Яңа елның беренче ун көне
Мәгълүмат район оператив хезмәтләре тарафыннан бирелде.
Бәйрәмнәрдә янгын сүндерү бүлегенә янгын турында бер хәбәр килгән –Олы Салтык авылында мунча янган. Бу хәл 2 гыйнвар көнне булган. Янгынны сүндерергә 116 ПСЧ һәм «Каратал» аерым постыннан ике махсус машина килгән. Кызганыч, мунчаны саклап кала алмаганнар, калган корылмалар уттан зыян күрмәгән.
Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бәйрәмнәрдә район халкыннан 146 чакыру килгән. Ашыгыч ярдәм бригадалары барлык чакырулар буенча да чыккан, мөрәҗәгатьләрнең күбесе өлкән кешеләрнең югары кан басымыннан зарланулары буенча. Өшү фактлары буенча шалтыратулар булмаган.
«Югары Ослан» муниципальара оешмасының ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бәйрәм көннәрендә район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Бәйрәмнәрдә газ хезмәте дежур бригадалары абонентларның газ исе турындагы хәбәрләре буенча биш тапкыр барган, 10 абонентка газ казаннарын эшләтеп җибәрүдә ярдәм күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев