Ял итәргә килсә дә, эшсез тора алмый
«Күл тирәсендәге тротуарны көн саен чистартучы кеше турында языгыз әле!». Район үзәгенең Ленин урамында яшәүчеләр редакциягә әнә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Азнакай районында туып үскән Зиннәт Хөснетдинов бу көннәрдә «Камские зори» үзәгендә ял итә. Без аның белән аралаштык. Ул 45 ел буе гаиләсе белән Түбән Камада яшәгән, бу шәһәрне төзүдә дә катнашкан.
- Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә укыдым, анда берьюлы берничә һөнәр үзләштердем – шофер, комбайнчы, электрик. Аннары ике ел Совет-Кытай чигендә хезмәт иттем. 1975 елда кайттым. Түбән Камага кунакка барган җирдән шунда яшәп калдым. Гомерем буе, пенсиягә чыкканчы, машина йөртүче булып эшләдем. Ә берничә ел элек кызыбыз Казанга күченде һәм без дә аңа якынрак урынга күчендек.
Мин иртә торырга күнеккән, иртәнге дүрттә уянам. Тик ята алмыйм, шуңа да урамга чыгам, һава торышы матур, ә иртән салкынча, рәхәт була. Берни эшләмичә йөрергә күнекмәгән. Күл тирәсендә хатын-кызлар таяклар белән йөри, ә юлны урыны белән үлән шулкадәр каплаган ки, ике кеше бергә үтә алмый. Менә шуңа күрә дә тротуарны үләннән чистартырга керештем. Туры килердәй көрәк эзләдем, әмма безнең «санаторий»да андый табылмады. Күршеләремә мөрәҗәгать иттем, алар миңа штыклы көрәккә алмашка тигез кискечлене бирделәр. Аның белән тротуарны үләннән чистарту җайлырак.
Әгәр дә мин бу оешманың директоры булсам, сакчыларга көн саен 10 метр аралыкта тротуар чистартырга кушар идем. Ярты сәгатьлек эш арытмый, ә тирә-юньдә тәртип булыр иде. Үләнне чабарга кирәк, чөнки ул үсә һәм плитканы этеп чыгара. Анда хәтта бордюрлар да урыннарыннан купкан, бу барысы да хуҗасызлыктан. Юл төзү генә аз, аны тәртиптә тотарга да кирәк. Элек күл тирәсендә эскәмияләр, чүплек савытлары да булган диделәр, ә хәзер бернәрсә дә юк, барысын да ватып бетергәннәр. Ә бит олы яшьтәгеләргә барган җирдән утырып ял итеп алу да кирәк. Чүп-чар да азрак булыр иде. Мин эскәмия тирәсен көн саен чүп-чардан чистартам һәм көн саен ул арта бара. Чүплек савыты булса, бәлки, кешеләр тирә-юньне чүпләмәсләр иде.
Әнә шулай төзекләндерүгә булган ваемсыз мөнәсәбәтебезгә чит кеше күзләре белән карадык. Елга бер тапкыр апрель аенда уздырыла торган өмә мәсьәләне хәл итмәячәк. Инде күптән системалы алым – төзекләндерү белән шөгыльләнә торган махсус бүлекчә булдыру кирәк. Бәлки, шуннан соң кунаклар алдында кызарырга туры килмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев