Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял гына түгел, проблемаларны хәл итүдә ярдәм дә

Районда мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре проблемаларының ничек хәл ителүе турында мәгариф һәм социаль яклау учреждениеләрендә белдек.

Бу җәйдә мобилизацияләнгән гаиләләрдән 12 бала мәктәп яны лагерьларында, тагын берсе Апастагы палаткалы лагерьда ял иткән. 30 августта балалар төркеме Евгений Плющенконың "Боз шоусы"нда булган. Барлык сәяхәтләр һәм ял бушлай оештырылган.

Социаль хезмәт бүлеге хезмәткәрләре бик кирәкле эш башкара.

- Мобилизация башлангач, без мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә шалтыраттык, аларның өйләрендә булдык, гаиләләрне тикшерү актлары төзедек, проблемалы гаиләләрне ачыкладык, билгеле бер категориягә кергән гражданнарга бушлай тәрбия-карау хезмәтләре тәкъдим иттек, - дип хәбәр итте КЦСОН директоры Наталья Зиннәтова. - Күпләр баш тартты, шуңа күрә бүгенге көндә ике өлкән кешене генә карыйбыз.  Бу гаиләләрдә булгач һәм аларга шалтыраткач, без районда яшәүчеләр очрашкан проблемаларны ачыкладык. Барлык үтенечләр теркәлде һәм тиешле оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан хәл ителү өчен район штабына тапшырылды. Баштагы мәлләрдә бу еш кына мобилизацияләнгәннәр өчен түләүләргә кагылышлы иде, аннары аларга көнкүреш мәсьәләләре өстәлде.

Беренче көннәрдән үк бүлек хезмәткәрләре һәлак булган сугышчыларның гаиләләре мәсьәләләре буенча координаторлар булып тора. Алар бу гаиләләр белән элемтәгә керәләр һәм борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен Ватанны саклаучыларның республика фондына җибәрәләр.

-Банниковлар гаиләсе үтенече буенча без мәшгульлек үзәге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә олыларны эшкә урнаштыру һәм балаларның җәйге ялы мәсьәләләре белән шөгыльләндек. Савичевлар гаиләсе үтенече буенча үзәк район хастаханәсе һәм администрация белән бергә РКБда әниләренең сәламәтлеген тикшерү һәм кече улларының югары уку йортына укырга керүендә ташлама мәсьәләләрен хәл иттек, - дип дәвам итә Наталья Зиннәтова. - Февраль һәм март айларында мобилизацияләнгәннәрнең әти-әниләренең өйләрендә булдылар һәм барысын да бәйрәмнәр – Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март белән котладылар.

Моннан тыш, социаль хезмәткәрләр сугышчан хәрәкәтләр ветераннары дучар булган проблемаларны контрольдә тота.

- Бүген районда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан дүрт ветеран яши, алар яраланудан һәм госпитальләрдә дәваланганнан соң комиссияләнгән. Аларның мәсьәләләрен без үзәк район хастаханәсе һәм РЦМК белән берлектә хәл итәбез. Болар – инвалидлыкны һәм дәвалануны озайту, әлеге категория гражданнарга бирелгән ташламалар һәм түләүләр алу. Гомумән, без кешеләргә үзләрен онытылган итеп хис итмәскә ярдәм итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев