Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз төбәкара слетта

Салават Кадыйров яшьләрне республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышына актив җәлеп итә.

19 июльдән 21 июльгә кадәр Удмуртия Республикасында X төбәкара татар яшьләре слеты узды. Анда Россиянең 13 төбәгеннән 100 дән артык делегат катнашты. Татарстан командасын Олы Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән Салават Кадыйров җитәкләде. Бу команда әлеге слетны оештыруда катнашты.

«Учак янында җырлар, хуш исле пылау, бөтен урман буйлап сузылган бау курсы, уеннар, янәшәдәге ихлас кешеләр һәм башка бик күп нәрсәләр – болар барысы да татар яшьләре слеты турында! Ул төрле төбәк яшьләре арасында тәҗрибә алмашу, мәдәни традицияләр һәм аралашу өчен мөһим мәйданчык булып тора», - дип билгеләп үтте якташыбыз.

Бүгенге көндә Салават КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укуын һәм яшьләр белән эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев