Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз призерлар арасында

Даныш авылыннан Линар Дәүләтшин Казанда узган «Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенең гала-концертында катнашты.

«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе инде дүртенче тапкыр узды һәм бу юлы аңа Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән алып Казахстанга һәм Швейцариягә кадәр бөтен дөнья буенча 3 меңнән артык гариза килгән.

Узган елдан бирле үткәрелүче конкурсның жюри төркеменә ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелек итте, гала-концертта призерлар һәм җиңүчеләр чыгыш ясады. Жюри 37 кешене сайлап алды һәм алар арасында безнең районның Даныш авылыннан Линар Дәүләтшинның да булуы куанычлы. 

Линар Габдулла улын газета укучыларыбыз күп санлы шигырьләр авторы буларак беләләр, шулай ук ул район һәм республика күләмендәге иҗади фестивальләрдә актив катнаша һәм лауреат исемен яулый.

Якташыбыз үзе иҗат иткән «Бирешмибез картлыкка» шигырен укып, «Автор-башкаручылар» категориясендә өченче урынны алды – башкаручы буларак та, автор буларак та талантын күрсәтте. 

Бәйге ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә, аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ оештырды.

Якташыбызны уңышы белән котлыйбыз, аңа тагын да яңа казанышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев