Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз дүртенче тапкыр бүләкләнде

Артур Әсхәдуллин 2022 елның көзендә энесе артыннан махсус хәрби операциягә китте.

2024 ел башында ул хәрби хезмәт буенча контракт төзегән.

Ел ярым хезмәт итү дәверендә лейтенант Артур Әсхәдуллин дүрт тапкыр бүләкләнде. 2023 ел башында ук ул хәрби операция башкарганда шәхси составны саклаганы өчен «Батырлык ордены» белән бүләкләнде.

2023 елның августында аның күкрәген «Хәрби батырлык өчен» медале, ә сентябрьдә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бизәде. Шулай ук Артурның әти-әнисенә хәрби частьтән Рәхмәт хаты җибәрелде.

Күптән түгел без яңа хәбәр алдык – Артур Әсхәдуллин «Авдеевканы азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән.

– Бу гаиләне һәркемгә үрнәк итеп куярга кирәк. Әсхәдуллиннарның уллары – лаеклы хәрбиләр. Кечесе Айрат та бүләкләнүләргә лаек булды, - диде район хәрби комиссары Таһир Миңнекәев. - Әниләре Резидә Әсхәдуллина актив волонтер, хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә посылкалар җыеп, аларны фронтка җибәрү белән шөгыльләнә. Алар чын патриотлар – бөтен ил белән бергә аның бәйсезлеге өчен көрәшүче кешеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев