Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташларыбызның иминлеген саклаучы лаеклы ялга чыкты

116 нчы янгын сүндерү-коткару частенда янгын сүндерү машинасы шлангыннан ургылган су белән, бәхеткә, янгын сүндермәделәр, ә 28 ел хезмәт эшчәнлеген районның янгын куркынычсызлыгына багышлаган кешене пенсиягә озаттылар.

- Янгынга беренче чыгуымны бик яхшы хәтерлим, - дип искә ала 116 нчы янгын сүндерү-коткару частенең каравыл җитәкчесе Фәрит Йосыпов, аның хөрмәтенә хезмәттәшләре су салюты оештырды. - 1995 елның май ае иде, ул вакытта Мордва Каратае авылында ике йорт янды, өченчесен саклап калдык. Юллар җимерек, машиналар да инде иске иде, суны Кирельский аша китерергә туры килде…

Тумышы белән Фәрит Абрар улы Иске Барыш авылыннан, анда урта мәктәпне тәмамлаган, аннан соң Казан мәдәният институтына укырга кергән. Институтта югары белемне ул шунда ук ала алмый, армиягә китә, аннан кайткач, туган авылы Иске Барышта мәдәният йортын җитәкли. 1993 елда әңгәмәдәшем Кама Тамагына күчеп килә һәм район мәдәният йортында эшли башлый – башта методист була, ә аннары район мәдәният директоры дәрәҗәсенә күтәрелә…

1995 елда ул 39 нчы янгын сүндерү бүлегенә (ул вакытта ул шулай дип аталган) урнаша. Гади янгын сүндерүчедән башлый, бер елдан соң бүлекчә командиры, ә инде 1997 елдан алып һәм бүгенге көнгә кадәр, пенсиягә чыкканчы, каравыл җитәкчесе булып хезмәт куя. 

Бөтен хезмәт дәвамында һәр тапкыр, яңа вазифага күчкәндә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку үзәгендә белемен арттырган, шул ук вакытта өстәмә белгечлекләр дә алган. Ул 3 нче класслы тракторчы-машинист, 3 нче разрядлы электр-газ белән эретеп ябыштыручы, 3 нче класслы коткаручы – бу чын ир-атлар һөнәрендә әлеге күнекмәләр бик кирәк.

Фәрит Абрар улы югары белемгә дә ия, 2004 елда ул Казан мәдәният институтын тәмамлый, «социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры» белгечлеген ала. Менеджмент һөнәренең, һичшиксез, эшендә кирәге чыга, ә менә иҗат һәм мәдәният белән һәрвакыт кызыксына. Район халкы Фәрит Йосыповның концертларда моңлы итеп җырлар башкаруын бик яхшы белә һәм талантлы якташын рәхәтләнеп тыңлый.

- Без инде 11 ел бергә эшлибез, - диде бүлек командиры Рашат Әхмәтшин. -  Берара аның җитәкчелегендә эшләдем. Сәгать 8.00 дән алып икенче көннең 8.00 гә кадәр каравыл командасы бергә һәм һәрчак теләсә нинди ситуациягә әзер булырга тиеш. Ә Фәрит Абрар улы – тәҗрибәле һәм грамоталы белгеч, ул бик яхшы физик формада – бу безнең һөнәребездә бик мөһим. Кеше буларак та үзе турында бары яхшы фикер генә уята.

116 нчы ПСЧ начальнигы Дмитрий Бобров хезмәткәрләр сафы алдында шәхси состав буенча каравыл начальнигы Йосыпов Фәрит Абрар улы белән хезмәт килешүен өзү турындагы боерыкны укыды һәм сәламәтлек, иминлек теләп, аңа бүләк тапшырды. Ә район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов Татарстанның Кама Тамагы янгын күзәтчелеге гарнизонын үстерү һәм ныгыту өчен күп еллык намуслы һәм кимчелексез хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, киләчәктә дә уңышлар һәм оптимизм теләде.

- Миңа баштан ук ярдәм иткән остазларыбызны рәхмәт белән искә алам, - диде Фәрит Абрар улы. - Бу 39 нчы ПСЧ начальнигы Иван Васильевич Алексеев, начальник урынбасары Андрей Александрович Малов, инспектор, часть начальнигы Иван Анатольевич Ильин, каравыл начальнигы Владимир Геннадьевич Митягин, бүлек командиры Александр Александрович Никаншин һәм башка хезмәттәшләрем – янгын-коткару часте – экстремаль хәлләрдә каушап калмый һәм теләсә нинди сынауны бергә уза торган бербөтен команда.

Ә ахырда, традиция буенча, янгын сүндерү шлангыннан бөркелгән су агымыннан чын фейерверк оештырдылар һәм бу мизгелдә үтеп баручыларның һәркайсы якташларыбызның иминлеген саклаучы янгын сүндерүчене лаеклы ялга бердәм, гадәти булмаганча һәм лаеклы озатуның шаһиты булды…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев