Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре!
Җәмгыять

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз. Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә районыбыз хакына куйган олы хезмәтләре өчен ихтирам һәм рәхмәтләремне белдерәм. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Халкыбызның әдәп-әхлак өлгесен,...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.

Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә районыбыз хакына куйган олы хезмәтләре өчен ихтирам һәм рәхмәтләремне белдерәм. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Халкыбызның әдәп-әхлак өлгесен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыру эшендә дә сез безнең төп таянычыбыз. Сезгә чын күңелемнән рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим.

Алдагы тормышыгыз якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең юлдашыгыз булып калсын!

П.Н.Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы.


Нет комментариев