Һөнәриләр 215 белгечлек буенча көч сынашачак
7 гыйнвардан 15 мартка кадәр Татарстанда һөнәри осталык буенча «Һөнәриләр» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы уза.
Әлеге чемпионат квалификацияле белгечләр әзерләүдә мөһим коралга әверелде. Быел ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Яшүсмерләр» категориясендә 115 компетенция буенча уза. Бәйгедә урта махсус уку йортларыннан 1350 гә якын студент һәм 650 укучы катнашачак.
Чемпионат Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында узды, анда укучылар арасында Кама Тамагы мәктәпләрен тәмамлаучылар шактый күп. Көллият курсанты Павел Агибалов «Коткару эшләре» компетенциясе буенча икенче урынны алды. Үзенең видео-интервьюсында Павел: «Ярышлар җиңел бирелде, чөнки күнекмәләрне күп үткәрдек. Өстәвенә, декабрьдә мин охшаш биремнәр булган көллият командасы белән төбәкара олимпиадада катнаштым. Мәсәлән, беренче ярдәм күрсәтү һәм йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрү белән батучыны коткару. Анда без беренче урынны алдык», - диде.
Павел 5 курста укый һәм актив студент тормышы белән яшәргә дә өлгерә. 17 февральдә Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» бәйгесенә йомгак ясалды. «Бригада» Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студотряды (аңа безнең районнан Павел Агибалов, шулай ук Дарья Скачкова һәм Камилә Камалова керә) 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшысы дип танылды.
Курсантларның укуларын уңышлы тәмамлауларын һәм яхшы белгеч булуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев