Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәренә мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Кече Салтык авылы китапханәчесе Рәсимә Сабирова зур бүләккә ия булды, аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, беренче булып Рәсимә Солтан кызын район башлыгы Наил Вазыйхов котлады.

Рәсимә Сабирова үзенең хезмәт юлын Кече Салтык авыл китапханәсендә 1981 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң ук башлаган. 40 елдан артык ул яраткан эше белән шөгыльләнә, аның хезмәте ярдәмендә Кече Салтык авыл китапханәсе төрле бәйгеләрдә ирешкән уңышлары белән билгеле: «Кама Тамагы районының иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе» район бәйгесендә, «Татарстан – уртак йортыбыз» республика конкурсында җиңүче, күп кенә район, республика һәм төбәкара акцияләр дипломанты. Рәсимә Солтан кызы үзе «ТР территориясендәге мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Һәм менә яңа лаеклы бүләк.

Ул Кече Салтыкта туып үскән, әнисе колхозда эшләгән, әтисе, җәрәхәт алгач, инвалид булып калган. 

Югары сыйныфларда укыганда аның яраткан шөгыле китап уку була, булачак һөнәре турында уйлана башлый, әлеге тематикага газета битләреннән мәгълүмат җыя. 1981 елда авылда китапханәче урыны бушап кала, һәм Рәсимә Солтан кызы бик теләп китапханәгә эшкә килә.

Бер үк вакытта Алабуга мәдәният-агарту училищесына «Китапханә эше» белгечлеге буенча укырга керә, аны 1986 елда тәмамлый. 

1983 елда Рәшит Сабиров белән гаилә коралар, ике бала үстергәннәр. Икесе дә үз гаиләләре белән Казанда яшиләр һәм эшлиләр.

Рәсимә Солтан кызы инде дәү әни, оныгы еш кына кунакка кайта, җәйге каникулларын Кече Салтыкта үткәрә һәм еш кына китапханәдә була, анда балаларны китап белән кызыксындыру һәм гаджетлардан аерып тору максатыннан алар өчен кызыклы чаралар үткәрелә.

– Китапханәне бизәү, чисталык, тәртип, эчтәлекле чаралар – болар барысы да хезмәттәшебезнең тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсе, ул халкыбызның гасырлар дәвамында килгән гореф-гадәтләрен саклауны һәм пропагандалауны үзенең һөнәри бурычы дип саный, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Рахманова. - Рәсимә Солтан кызы теләсә кайсы яшьтәге укучылар белән уртак тел таба, яңа укучыларны җәлеп итү буенча актив эшли, әдәбиятны пропагандалауның яңа, заманча формаларын кертә, зур массакүләм эш алып бара.  Китапханәдә даими рәвештә күргәзмәләр, очрашулар һәм фикер алышулар, әдәби кичәләр үткәрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рәсимә Солтан кызы авылдагы халык театры артисты да, күп еллар дәвамында ул спектакльләрдә төп рольләрне башкара. 

– Мин гомерем буе мәдәният өлкәсендә эшләдем, хәтта ике ел авыл клубына җитәкчелек иттем, бу эшне яратам, кешеләр, бигрәк тә китапханәгә килүче иң кечкенә китап укучылар белән аралашу ошый.

Без аңа эшендә уңышлар телибез һәм хезмәтенең югары бәяләнүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев