Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һөнәре язмышын хәл иткән

Нина Дорожкова Пенза өлкәсенең Түбән Мывал авылында туган, милләте буенча мордва.

Фармацевтика училищесын тәмамлагач, Нина Татарстанга, безнең районга җибәрелә һәм биредә фармацевтика белгечлеге буенча эшли башлый. Күп тә үтми, район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләүче Геннадий Дорожковка кияүгә чыга.

Нина Васильевна 35 ел дәүләт даруханәсендә хезмәт куя, ул вакытта бу Кама Тамагындагы бердәнбер даруханә була. Поселокта коммерцияле даруханәләр барлыкка килгәннән соң һәм дәүләт даруханәсендәге кыскартуларга бәйле рәвештә ул үзе өчен яңа булган структурага күчә, анда үзенең һөнәри эшчәнлеген дәвам итә. Нина Васильевна, пенсиягә чыккач та, 7 ел күл буендагы даруханәдә эшли. Хәзерге вакытта Нина Васильевна лаеклы ялда.

Элекке хезмәттәшләре аны җылы сүзләр белән генә искә ала:

– Мин даруханәгә 1982 елда килдем һәм шунда ук анда эшләүче Нина Васильевна белән таныштым. Ул мине үз канаты астына алды, һәрвакыт ярдәм итте һәм дару формаларын ясау процессының барлык детальләрен аңлатты. Без 36 елга якын бергә эшләдек. Бер-беребезгә карата һәрвакыт ышанычлы мөнәсәбәттә булдык һәм бергә эшләгән елларны бары тик җылы итеп искә алабыз, - дип уртаклашты Рәмзия Мифтахова.

– Нина Васильевна минем өчен үрнәк булды. 2014 елда, даруханәгә консультант булып эшкә килгәч, ул миңа һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә ярдәм итте. Мин аның дарулар турында җентекләп һәм грамоталы итеп сөйләвен, мөрәҗәгать иткән һәркемгә төпле киңәшләр бирүен күзәтә идем. Үземнең беренче тату фармколлективымны һәрвакыт җылы итеп һәм рәхмәт хисе белән искә алам, - диде Анна Шәйхетдинова.

Һәр ел саен Нина Васильевна үзенең кече Ватанына кайта, апасы Антонина һәм башка туганнары белән күрешә. Әмма туган ягына күченеп кайту турындагы сорауга җавап буларак, Нина Васильевна үзенең биредәге тормышына күнеккәнлеге һәм күченергә теләмәве турында әйтте.

Нина Васильевнаның ике улы һәм өч оныгы бар, алар әбиләре янына еш килә. Мәсәлән, көзге каникулларда оныкларының берсе Лиза әбисе янында ял итә. Алар бергәләп печенье пешерәләр, вакытларын бергә үткәрүгә бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев