Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук тәртибен бозуларны кисәтү

28 ноябрьдә балигъ булмаганнар эше буенча республика ведомствоара комиссия утырышы булды.

Яшүсмерләр арасында хокук тәртибе бозулар арткан кайбер муниципаль районнар видеоконференция режимында башкарылган кисәтү эше, яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр санын киметүгә карата күрелгән чаралар турында отчет ясады. Бүгенге көнгә хөкем ителгәннәрнең бердәм республика банкында хөкем ителгән 688 балигъ булмаган яшүсмерләр исәпләнә. Районыбызда андый хокук тәртибе бозулар дәрәҗәсе иң түбәне. Моңа эчке эшләр органнары һәм мәгариф бүлегенең максатчан эше дә, яшүсмерләр өчен хокук тәртибен кисәтүгә һәм социаль яктан имин булмаган яшүсмерләрнең адаптациясенә юнәлдерелгән нәтиҗәле ведомствоара чаралар да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев