Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт кешене бизи

Һөнәрне без сайлыйбызмы, яки ул безне сайлыймы. Еш кына кеше белгечлек алгач та үз-үзен бөтенләй башка өлкәдә сынап карый. Ләлә Гайнуллина Тәмте училищесында утыз бишенче елын эшли. Ләлә Заһит кызы Казан архитектура-төзелеш институтын тәмамлаган. 1978 елда алар гаиләсе Буадан Тәмтегә күчеп килә. Татзос поселогында йорт төзиләр, шунда балалары үсә. Лидия...

Һөнәрне без сайлыйбызмы, яки ул безне сайлыймы. Еш кына кеше белгечлек алгач та үз-үзен бөтенләй башка өлкәдә сынап карый.
Ләлә Гайнуллина Тәмте училищесында утыз бишенче елын эшли. Ләлә Заһит кызы Казан архитектура-төзелеш институтын тәмамлаган. 1978 елда алар гаиләсе Буадан Тәмтегә күчеп килә. Татзос поселогында йорт төзиләр, шунда балалары үсә.
Лидия Акутина Ләлә Заһит кызы белән бер коллективта егерме өч ел эшлиләр.
-Бу елларда Ләлә Заһит кызы училищеда төгәл фәннәрне укытты, - ди Лидия Ивановна. - Соңгы ун елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булды. Уку елы барышында оештырылган чаралар өчен җаваплылык кына түгел, тулай торакта тәрбия эше дә аңа йөкләнде. Ышаныч белән шуны әйтергә була: ул яхшы педагог, тәҗрибәле психолог, укучылар белән дә, хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба белә. Шул ук вакытта кайгыртучан һәм сөекле әни дә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем биргәннәр. Гомумән алганда, төзүчедән яхшы укытучы барлыкка килгән.
- Ләлә Заһит кызын мин 25 ел беләм, - ди Людмила Носкова. - Ирләребезнең эшлекле мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә гаиләләребез белән аралашып яшибез. Шушы еллар эчендә аның бер тапкыр да зарланганын ишеткәнем булмады. Ул кунакларын һәрчак якты йөз белән каршы ала, аның өчен кешеләр арасында яшь буенча да, яшәү шартлары буенча да аерма юк. Алардан беркайчан да кеше өзелеп тормый. Чын күңелдән аралашучан ханымнан һәрчак нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкин. Хезмәттәшләре дә аның турында һәрчак яхшы фикердә.
-Шулай килеп чыкты, Ләлә Заһит кызы белән егерме елдан артык аралашып яшибез,-ди Татьяна Гурьянова. -Шушы еллар эчендә кемгә дә булса тавыш күтәргәнен яки начар сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Бик тыныч ханым. Алар өеннән бер дә кеше өзелеп тормау гаҗәп тә түгел. Ул бик кунакчыл, ачык күңелле кеше.
Ләлә Заһит кызы Гайнуллина 15 сентябрьдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Дуслары, туганнары, якыннары һәм тормышта аралашучы һәркем аның адресына иң җылы котлауларын җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев