Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәрвакыт яңалыклардан хәбәрдар булган җитәкче

Без барган беренче урын Иске Казиле мәктәбе булды: уңайлы, якты, тирә -якта чисталык һәм тәртип – һәр җирдә педагогик коллективның да, укучыларның да, һәм, әлбәттә инде, аның җитәкчесенең дә кайгыртучанлыгы һәм мәктәпкә мәхәббәте сизелә.

Иске Казиле мәктәбе директоры Илшат Гыймранов 90 нчы еллар башыннан бирле район газетасын алдыра.

Белем бирү учреждениесе җитәкчесе өчен, һичшиксез, туган районында барган вакыйгалардан хәбәрдар булу мөһим, ә 1991 елда шушы мәктәптә аның хезмәт юлы башланып киткән. Венгриядә армия хезмәте үтеп кайткач, егет туган авылы Атабайга кайтып, аны Иске Казиле мәктәбе коллективына шатланып кабул итәләр, анда ул тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләре алып бара башлый. Шул ук вакытта Илшат Мөдәрис улы Казан педагогика университетының читтән торып уку бүлегенә укырга керә, ә аннары, тарих укытучысы белгечлеге алып, укучыларга тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

90 нчы еллар ахырында ул уку эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә, ә 2011 елда Келәнче мәктәбе директоры була. Келәнчедәге уку йорты ябылганнан соң, Илшат Мөдәрис улы яңадан туган мәктәбенә кайта, анда аны директор итеп куялар.

Тормыш иптәше Ләйлә Мидхәт кызы да мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя, алар бергәләп укучылар тәрбияләп кенә калмаганнар, уллары – Илмир белән Инсафны да үстергәннәр. Эштә мәшгуль булуларына карамастан, Гыймрановлар гаиләсе чын авыл хезмәтчәннәре: йорт хуҗалыкларында сыерлар, бозаулар, сарыклар һәм кош-кортлар бар, ә бит алар да көндәлек хезмәт һәм игътибар таләп итә.

Ә тормыш үз җае белән бара, олы уллары инде әти- әнисенә оныклар –Амелия белән Әминәне бүләк иткән, шулай итеп, газета укучыларыбыз бәхетле дәү әни белән дәү әти дә, һәм алар, әлбәттә инде, укуга мәхәббәтне яшь буына да тапшырачаклар.…

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев