Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәркем турында кайгырталар: махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары

Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләргә яллар бирелә.

Безнең район сугышчылары ялга кайткач, ялда булу чорына исәпкә басу өчен генә түгел, хәрби комиссар Рамил Фәйзрахманов белән аралашу, үз хезмәтләре, бурычлары, хәрби бурычларны үтәүдәге уңышлары турында сөйләү өчен хәрби комиссариатка баралар. Ул үзе дә дүрт ел буе алар белән янәшәдә көрәшкән һәм фронттагы хәлләр аңа яхшы таныш. Шуңа күрә тәҗрибәле хәрби хезмәткәр белән уртаклашу, киңәшү һәр солдат өчен мөһим.

Хәрби комиссариатка демобилизацияләнгән, тыныч тормышка кайтырга ниятләгән кешеләр дә ашыга.

-Махсус хәрби операция ветераннары һәм яраланулары аркасында демобилизацияләнгәннәрнең кайткач та дәүләт игътибарыннан читтә калмавы сөендерә, - ди Рамил Бәхтияр улы. - Алар өчен финанс, сәламәтләндерү, һөнәри юнәлеш бирү буенча күп санлы ярдәм чаралары булдырылды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган иң югары түләүләрнең берсе – 2,9 миллион сум. Хәрби исемгә, вазыйфага һәм хәрби операция зонасындагы хезмәт елларына карап, сугышчылар ай саен 220 мең сумнан башланган түләү ала. Моннан тыш, хәрби бурычларны үтәү өчен алар өстәмә рәвештә 5 меңнән 500 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Алай гына да түгел, безнең республикада махсус хәрби операциядә катнашучылары өчен 3000 ташлама һәм гарантия гамәлдә.

- Элек локаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен мондый зур ташламалар исемлеге юк иде, - ди Рамил Фәйзрахманов. - Ә хәзер махсус операциядә катнашучыларга тупланма-ипотека системасы аша РФ Оборона министрлыгы хисабына торак сатып алу мөмкинлеге бар; хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшерү, дәвалау һәм тернәкләндерү; федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлекне иминләштерү; хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм тиешле ташламалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү шулай ук өстенлекле юнәлеш булып тора. Алар өчен күп кенә ташламалар һәм мөмкинлекләр гамәлдә. Мәсәлән, якыннары шифаханәләргә бушлай юлламаларга исәп тота ала. Ул урнашу, туклану һәм транспортта бушлай йөрүне үз эченә ала. Мондый чаралар РФ Кораллы көчләре хезмәткәрләренең генә түгел, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләренең якыннарына да кагыла.

Шул рәвешле, дәүләт махсус хәрби операция катнашучыларының үзләренә дә, аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли, ышанычлы тыл булдыра һәм аларның һәркайсы турында кайгырта. Контракт төзегән сугышчылар үз гаиләләре өчен тыныч була ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев