Һәр шәмдә туган йорт җылысы
Махсус хәрби операция башлану белән сугышчыларга җибәрелә торган гуманитар ярдәм нигездә кием-салымнан һәм азык-төлектән гыйбарәт булса, район халкы, алар белән элемтә урнаштырып, фронттагы кирәк-яракларның исемлеген зурайтты.
Районда яшәүчеләр маскировка челтәрләре үрергә, блиндаж шәмнәре ясарга өйрәнделәр, җылы оекбашлар бәйлиләр, һәр эшләнмәгә кулларының җылысын салалар һәм солдатларның җиңеп кайтуына өметләрен югалтмыйлар.
Бу көздә генә дә берьюлы берничә мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрделәр. Гуманитар ярдәм җыю пунктына Илсур Кәримуллин олыкарилелеләрдән өч челтәр китергән. Иң зурларын Сөйкидә һәм Куйбышев Затонында үргәннәр. Тенешлеләр дә маскировка челтәре үргән. Кече Салтык халкы да башкалардан калышмады, үзләренең кечкенә авылларында гуманитар ярдәм җыю белән бик актив шөгыльләнәләр. «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җәмгыяте әгъзалары бергәләп тагын бер маскировка челтәре үргәннәр, барлыгы фронтка гомуми озынлыгы 130 метрдан артык 17 маскировка челтәре җибәрелгән.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре блиндаж шәмнәре ясый. Аларны пенсионерлар да, өйдә ясап, җыю пунктына китерәләр.
Шундый акцияләрнең берсе бу атнада Кирельский мәдәният йортында узды.
Бу атнада Кирельский мәдәният йортында блиндаж шәмнәре ясадылар.
– Без шәмнәрне дүрт тапкыр ясадык һәм аларны Затонга җибәрдек, - диде мәдәният йорты директоры Оксана Забродина. – Бер тапкыр 1234 нче полк өчен махсус ясадык, чөнки ул полкта балаларыбызның регби буенча тренеры Павел Калашкин хезмәт итте.
Газетабыз республикада, шул исәптән безнең районда регби уенын популярлаштыручы Павел Калашкин турында берничә тапкыр язды. 2022 елда пляж регбие буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Павел Александрович үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Быел җәй көне часть командиры сыйфатында Курск өлкәсенә күчерелгән, ВСУ гаскәрләре һөҗүменнән соң, авыр яраланган, хәзерге вакытта госпитальдә дәвалана.
– Окоп шәмнәре ни өчен кирәк?
– Сугышчылар аларда ризык җылыта, чәй кайнаталар, шәмне хәтта җылыту чарасы буларак та кулланалар. Буржуйкага куялар да кабызалар, металл кыза һәм блиндаж җылына. Бу шәмнәр төтенләми, димәк, сугышчыларның кайда урнашканын сиздермиләр.
– Кирәкле әйберләрне сатып алырга һәм шәмнәр ясарга сезгә кем ярдәм итә?
– Шәм ясау өчен катыргы, парафин һәм зур булмаган калай банкалар кирәк, андый банкаларны биштәрдә йөртү кулай. Банкаларны авыл халкы, балык тоту базалары, Затон кафелары китерә. Катыргыны үзебез табабыз, ә парафинны үзебез дә сатып алабыз, башкалар да ярдәм итә: «Волгонефть-129» командасы зур брикет җибәрде, Затоннан Алинә Бикчәнтәева, Варваринодан Наталья һәм башкалар китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев