Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр иртәне дога белән каршы ала

Иске Барышта яшәүче Сания Зөбәеровага һәм Илшат Җиһаншинга «Авылдашларыгызның кайсы турында языйк?» – дип мөрәҗәгать иттек. Һәм авылның лаеклы хезмәтчәннәренең тулы исемлеген алдык. Шуларның берсе – Гөлсем Сабирова.

Гөлсем Харис кызы Сабирова Иске Барышта туган һәм гомер буе шунда яшәгән. Алар биш бала үскән, әти-әнисе колхозда хезмәт куйган. Сугыш башлангач, әтисе һәм абыйсы фронтка чакырылган. Әтисе – 1942 елда, абыйсы 1943 елда киткән. Бәхеткә, икесе дә исән-сау әйләнеп кайткан. 1941 елда Гөлсемгә 7 яшь тула. Аңа бәхет елмая – ул җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм мәктәптән соң ук колхозда эшли башлый. Беренче җәйдә үзе кебек үк яшүсмерләр белән басуда башак җыя, ә киләсе елда инде тулы хокуклы колхозчы була – кырчылык бригадасында эшли.

«Машиналар юк иде диярлек, кешеләр күп, шуңа күрә без бөтен эшне кулдан башкардык, - ди Гөлсем Харис кызы. - Башта терлекләр өчен печән чаптык, аннары урак белән арыш урдык. Ә 1952 елда безне кызлар бригадасына урманга җибәрделәр. Башта шалашта яшәдек, кышка землянка ясадык. Бик авыр иде, барыбыз да ярлы, аякта – чабата. Яңгыр һәм кар астында киемнәр юешләнә, ә аны киптерер урын юк иде. Безне мунча кереп килергә хәтта ялларга да өйгә җибәрмәделәр. Шуңа күрә бет басты. Без аларны шырпы тартмасына салып, «Тиздән безне бет ашап бетерә, урман кисәргә беркем дә калмас» дигән язу белән җитәкчебезгә җибәрдек. Пашин фамилияле башлыгыбыз бар иде. Шуннан соң гына безне юынырга өйгә җибәрә башладылар. 

Урман кисү эше бик авыр иде. Ике кеше 5 кубометр утын әзерләргә тиеш: агачны кисәргә, ботакларыннан арындырырга, берәр метрлы итеп кисеп, тезеп куярга кирәк иде. Һәм бу эш өчен безгә 1 сум түләделәр”.

Гөлсем апа Барышка 1954 елда гына кайта. Фермада бозау караучы булып эшли башлый. Агач кискәннән соң бу эш аңа бик җиңел тоела. 1958 елда кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала туа,  аны фермадан умартачылыкка күчерәләр.

«Сигез ел колхоз умарталыгында эшләдем, анда 70 тән артык умарта бар иде. Башта аларга ничек якын килергә дә белмәдем. Эш барышында өйрәндем, элек эшләгәннәрдән сораштым, ялгышсам, яңадан эшләдем. Ләкин ел саен 5-6 центнер бал тапшыра идем».

Умартачылыкны ул тиз үзләштерә, бу эш аңа ошап китә һәм үз гаиләсендә дә умарталар барлыкка килә, аларны Гөлсем апа озак асрый. Ул үзенең хезмәт юлын фермада сыер савучы булып тәмамлый, соңгы елларда аларны эшләрендә алыштырып йөри. Ире дә янәшәсендә генә эшләгән: кыш көне терлекче, җәен көтүче булып хезмәт куйган. Үз хуҗалыклыкларында да сыерлар, сарыклар асраганнар, 2005 елда ире вафат булган. Ул вакытка балалары инде үсеп җитеп, үз тормышларын корган. Шуңа күрә зур хуҗалыкны бетерергә туры килгән. Әле берничә ел бал кортларын асравын дәвам иткән, әмма тора-бара умартачылык та аның өчен авырлашкан.

«Бабабыз Харис Салихов сугыштан соң мулла булган, - ди Гөлсем апаның кызы Наилә. Соңгы вакытта ул авылда яши, әнисен карый. - Гаиләдә догаларны еш укыганнар һәм әниебез дә аларның күбесен балачактан ук белә. Шуңа күрә авылда ул еш кына остабика ролен үтәде. Озак еллар ураза тотты, көненә биш вакыт намаз укый иде. Ул хәзер дә бик диндар, әмма бөтен йолаларны тулысынча үтәп барырга сәламәтлеге җитми, шулай да әни иртән уянуга дога кыла.

Февраль аенда Гөлсем Харис кызы Сабирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул авыр хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулы гомер юлы узган, шулай да үзенә гомер биргән өчен Аллаһка һәрвакыт рәхмәтле. Бүген дә, юбилее якынлашканда, ул балаларының, оныкларының, оныкчыкларының үзен онытмауларына, аларның кайгыртуына һәм мәхәббәтенә төренеп яшәвенә шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев