Һәр авылда диярлек даими язылучыларыбыз бар
Олы Кариле авылында да газетабызга тугры кешеләр яши, шундыйларның берсе – бүләк уйнатуда җиңүче булган Әхмәтҗановлар гаиләсе.
Рифат Рәшит улы инде 13 ел юл хезмәте идарәсендә эшли һәм ул бик мөһим эш белән шөгыльләнә – «Амкодор»да район трассаларын кардан чистарта. Роза Ислам кызы тумышы белән Олы Салтыктан, авылда социаль хезмәткәр булып эшләгән, хәзер хуҗабикә, үзләре белән бергә яшәүче кайнатасы Рәшит Төхвәт улын тәрбияли, кайнатасына быел 90 яшь тула.
Әхмәтҗановлар ике бала үстергәннәр: уллары Рушан Яр Чаллыда яши һәм әти-әнисен Айшә исемле онык белән сөендергән, ә өйдә безне кызлары Ландыш каршы алды. Июнь аенда ул тегүче, пешекче-кондитер һәм пешекче-технолог белгечлекләре алып, Апас аграр көллиятен тәмамлаган. Хәзер аның планнарында – эшкә урнашу һәм көллияттә алган күнекмәләрен гамәлдә куллану.
Без Рифат белән Роза Әхмәтҗановларны җиңүләре белән котлыйбыз, һәм шунысы куанычлы: яңа елны алар безнең газета белән генә түгел, редакциянең истәлекле бүләге белән дә башлап җибәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев