Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык игътибарына

Җир өлеше милекчеләренең хокукны дәүләт теркәвенә мөрәҗәгать итүләре буенча ажиотажга һәм хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклыкны икенче тапкыр алуга бәйле рәвештә, ТРда Росреестр идарәсенең район бүлеге халык игътибарына шуны җиткерә: җир өлешләренә «Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән алыш-биреш итү турында» 1997 елның 21 июлендәге 122нче ФЗ көченә...

Җир өлеше милекчеләренең хокукны дәүләт теркәвенә мөрәҗәгать итүләре буенча ажиотажга һәм хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклыкны икенче тапкыр алуга бәйле рәвештә, ТРда Росреестр идарәсенең район бүлеге халык игътибарына шуны җиткерә: җир өлешләренә «Күчемсез милеккә хокукны дәүләт теркәве һәм аның белән алыш-биреш итү турында» 1997 елның 21 июлендәге 122нче ФЗ көченә кергәнче бирелгән таныклыклар, ә алар булмаганда, югарыда телгә алынган закон көченә кергәнче җирле үзидарә органнарының җир өлешенә хокукны раслаучы авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру турындагы карарларыннан алынган күчермәсе күчемсез милеккә һәм алар белән алыш-биреш итүгә хокукларның бердәм дәүләт реестрында булган язулар белән беррәттән юридик көчкә ия. Ягъни җир өлешенә хокук ЕГРПда теркәлгән яки әле теркәлмәгән булса, әмма кулыгызда җир өлешенә хокук таныклыгы булса - теләсә кайсы вакытта документлар пакеты белән кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, җир участогын үз җир өлешегез исәбенә аера аласыз.
Авыл хуҗалыгы әйләнешендәге җирләр турындагы законның 19.1 маддәсе 3 пункты положениесенә килгәндә исә, җирле үзидарә органы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогы урнашкан урын буенча агымдагы елның 1 июленә кадәр җир участокларына муниципаль милек хокукын тану турында суд карары буенча шулай дип табылган таләп ителмәгән фондтан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участоклары булдыру турындагы кадастр эше үткәрүне тәэмин итәргә тиеш. Безнең районда җирле үзидарәләр тарафыннан әлеге эш башкарылган, таләп ителмәгән җирләрдән булдырылган җир участоклары кадастр исәбенә куелып, әлеге җир участоклары муниципаль район милке хокукы итеп теркәлгән.
Моңа бә йле рәвештә хокукка ия булучыларның борчылу һәм әлеге җир өлешләренә хокукны яңадан теркәү өчен сәбәпләре юк, ягъни әлеге өлешләргә хокукны дәүләт теркәве турында кабат таныклык алуда зарурлык юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев