Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Грантлар һәм тернәкләндерү

Бүген районда 1803 инвалид яши, шуларның 72се балалар. Бу категория гражданнарны уңышлы социальләштерү һәм интеграцияләү өчен оптималь тернәкләндерү шартлары булдырыла.

Монда «Камские зори» социаль ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы мөһим роль уйный. Узган ел анда 35 заезд оештырылган иде, шуларның 21е – стационар формада, 14е – ярымстационар формада. Барлыгы 426 кеше тернәкләндерү узган.

Үзәк коллективы грант конкурсларында актив катнаша. 2021 елда «Камские зори»  «Гомернең иң яхшы чоры» темасына 200 000 мең сумлык грант отты. 2022 елда бу проект гамәлгә ашырылган. Текстильдән курчаклар тегү өчен комплектлар, сәнгать терапиясе комплектлары һәм дәвалау физкультурасы өчен җиһазлар сатып алынган.

2022 елда 368 мең сумлык грант алуга “Һәр заман өчен актив чак" проекты төзелгән.  Проектның бурычы – сәламәтләндерү чаралары уздыру өчен коммуникатив мәйданчыкны җиһазландыру. Грант алынган, проект быел гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев