Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горур уллар тәрбияләгәннәр

Олы Кариле урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары үзләренең укучыларына төпле белем биреп кенә калмый, ә укучыларда патриотизм хисләре дә тәрбияли.

Мәктәптә "Батырлык айлыгы" игълан ителгәч, һәр сыйныф ачык тәрбия сәгате уздырды. 9 февральдә мәктәптә 4 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән "Тәрәзәдә улын көткән әни күзләре" дип аталган бәйрәм үткәрелде. Бу кичәне сыйныф җитәкчесе Лилия Гареева оештырган иде.

Бәйрәм «Картайма әле, әнкәй» җыры белән башланып китте. Залда Россия хәрби хезмәтендә булып, хәзерге вакытта хезмәт итүче уллары булган әниләр утыра иде. Аларның күзләрендә уллары өчен борчылу да, шатлану да, горурлану да чагыла. Әйе, әниләр киң күңелле алар, барын да сыйдыра. Бүгенге көндә хезмәт итү кыска вакытлы булса да, аналар өчен бик озын ул. Солдат әниләре булу горурлык та, бәхет тә.

Сәхнәдә укучылар бии-бии "Солдат"җырын башкарды. Бу вакытта әниләребез шатлыклы елмаеп утырды, күрәсең, күз алларына улларының сабый чаклары килеп баскандыр. Көчле алкышлар астында солдат әниләре сәхнәгә күтәрелде. Һәрберсе кыскача улларының сабыйлыктан алып, солдат чакларын да кертеп, тормыш юлларын сөйләде. Рәхмәт сезгә әниләр, "Россия солдаты" исемен горур йөртүче уллар тәрбияләп, хафаланмыйча озатып, сабыр гына көтеп алганыгыз өчен. Улларыгыз ата-ананы сөендереп, илебезнең лаеклы гражданнары булып яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев