Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомернең алтын көзендә

Кеше гомере тамып җыелган тамчылар кебек. Тормыш касәсенә еллар өстәлгән саен, яшәешнең мәгънәсе арта, кеше хисләргә бирелә, күңеле изгелеккә тулылана бара. Тормыш вакыт-вакыт ничек кенә авыр, кырыс булмасын, төрле яктан сынамасын, яшәү-бәхет. Җырларда җырланганча, яшәгән саен яшисе килә. Күптән түгел генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәпкә авылында гомер...

Кеше гомере тамып җыелган тамчылар кебек. Тормыш касәсенә еллар өстәлгән саен, яшәешнең мәгънәсе арта, кеше хисләргә бирелә, күңеле изгелеккә тулылана бара. Тормыш вакыт-вакыт ничек кенә авыр, кырыс булмасын, төрле яктан сынамасын, яшәү-бәхет. Җырларда җырланганча, яшәгән саен яшисе килә.

Күптән түгел генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәпкә авылында гомер кичерүче Минһаҗева Мөслимә апа да бу еллар эчендә тормышның ачысын да, төчесен дә шактый күргән. Тормышны, хезмәтне яратуы аны бүген дә сәламәт, җитез, ягымлы итеп калдырган.

Мөслимә апа- сугыш чоры баласы. Ул биш балалы зур гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Тик әти-әниле тигез, гамьсез балачак кына озакка сузылмый. Сугыш башлану хәбәре бөтен авыл халкын тетрәндерә. Әтиләре Барый абый сугышка киткәндә аңа 6 яшь, иң өлкәне Вәгыйзьгә 8 яшь булса, төпчекләре Зөлфирәнең дөньяга яңа аваз салган көннәре генә була.

"Әтине кулыннан җитәкләп басу капкасына кадәр озата барганыбыз хәтердә,-дип искә алып сөйли ул. - Аерылганда әтидән тиз кайтырсыңмы, дип сорадым. Ул яшь тулы күзләрен төбәп тиздән күршеләребез, сезгә бүләкләр алып кайтырмын, кызым дип, зур куллары белән йомшак итеп чәчләремнән сыйпады. Минем уемча, ул нәкъ менә шул киткән юлдан көннәрдән беркөнне кайтып керергә тиеш иде. Очрашу мизгелләрен хыялымда ничә кат түбәндәгечә күзалладым: мин иртән йокыдан торганда бусагада әти елмаеп басып тора, кулында кызыл матур туфлиләр- миңа бүләк... Тик шатлыклы очрашулар насыйп булмый шул- 1942 ел ахырында Барый абыйның канлы бәрелешләрнең берсендә һәлак булуы турында кайгылы хәбәр алалар. "Әнигә безне ялгызы үстерү кыен булды. Ул кояш күтәрелү белән эшкә китә, кичен кояш баеганда кайта. Урыны оҗмахта булсын, бик тырыш, сабыр булды. Шул елларда да сыерны саклап калды, берничә баш сарыкларыбыз да бар иде. Хәзер хәйранга калып уйлап куям, көн-төн колхоз эшендә булып та, терлекләргә печән- саламны хәзерләргә дә ничек өлгергән дим. Шул сәбәпле безнең хәлләр ачлыктан интеккән башкаларга карый арурак иде. Безнең әниләр сынмадылар, сыгылмадылар авырлыкларны җиңеп бердәм булып тормыш иттеләр. Язарга каләм-дәфтәр, өскә кияргә юньле кием булмаган, салкын классларда белем алган мәктәп еллары да хәтергә уелып калган. Ничек кенә авыр булмасын, Яңа Сала мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамладым. Эшкә исә 14 яшьтән керештем. Фермада яшь бозаулар группасын тапшырдылар. Тәҗрибәм юк, бозаулар исә махсус карауны таләп итә. Эчерәсе сөт чак кына кайнар, яки салкын булса, эчләре китә. Тәҗрибәле апалар киңәшләрен биреп, әкренләп эшнең нечкәлекләренә өйрәндем. Аннан 6 ел бозаулар, ике ел сарык көтүе көттем. Алга китеп булса да әйтим- гомерем буе бозаулар карауда эшләдем. Аларны ашату-эчертү, көтү дә безгә йөкләнелгән иде. Мөслимә апа бозаулар, үрчем алу буенча үз хуҗалыгында гына түгел, районда да һәрвакыт алдынгы урыннарда була, күп Мактау кәгазьләре, бүләкләр ала. "Хезмәт ветераны" дигән медальне аңа нәкъ менә намуслы хезмәте өчен бирәләр. 1961 елда сөйгән яры Мөнир белән кавышып гаилә коралар. Ике ел бергә яшәгәннән соң кайнана-кайната яшьләргә авылдан йорт сатып алып бирә. Бер-бер артлы биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр.

Мөслимә апага бала югалту ачысын да күтәрергә туры килә- төпчек улы Данис вакытсыз вафат була. Бүгенгесе көндә улы Мөдәрис гаиләсе белән яши. "Безнең әни бер дә эшсез торырга яратмый,-ди килене Гөлназ. -Без өйдә юкта аш-суын да әзерләп куя, барыбызга да җылы оекбаш-бияләйләр бәйли". Мөслимә апа бүгенге тормышыннан канәгать. Ходайның биргән һәр көненә шөкер итеп, үзен хөрмәтләп, кайгыртып яшәүче балалары, киленнәре, оныкларына рәхмәт укып, үлгәннәр рухына дога кылып яши. Урамга чыккач та алар яшәгән матур йортка тагын бер кат карап куйдым. Туган якта, туган нигездә яшәгәндә генә кеше дигәнең бәхетле, озын гомер кичерәдер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев