Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерлеккә дип сайланган һөнәр

Халыкара шәфкать туташлары көнендә үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Тантаналы чара Казанда узды, анда район хастаханәсе вәкилләре чакырулы иде, шәфкать туташларын үзәк район хастаханәсендә дә хөрмәтләделәр.

12 майда тантаналы шартларда үзәк район хастаханәсендә урта медицина персоналын бүләкләделәр.

Югары һөнәрилек һәм сәламәтлек саклау системасында күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Тәмте амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Наталья Захарова «Татарстан Республикасының мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде.

Наталья Николаевна медицина өлкәсендә 1979 елдан бирле хезмәт куя, Казан медицина училищесын тәмамлагач, Тәмте участок хастаханәсенә операция шәфкать туташы булып урнашкан һәм 19 ел әлеге җаваплы һәм катлаулы участокта эшләгән. Аннары өлкән шәфкать туташы итеп билгеләнгән. Наталья Николаевна медицинада инде 44 ел эшли һәм хәзер ул туган авылы халкының сәламәтлеге сагында. Табиб эше аңа балачактан ук таныш, әнисе гомер буе Тәмте хастаханәсендә акушер булып эшләгән: «Балачактан ук әнием сукмагын сайларга теләдем, шулай ук кешеләргә ярдәм итәсем килде һәм бу һөнәрне сайлаганыма бер генә дә үкенмәдем, эшемне бик яратам», - ди ул.

Педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Алия Миргазизова һәм йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Альбина Йосыпова Кама Тамагы муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Гөлгенә Абдулхаева һәм поликлиниканың эндокринология кабинеты шәфкать туташы Энҗе Кадыйрова үзәк район хастаханәсенең Мактау грамотасына лаек булдылар.

Бу көнне бүләкләнүчеләр арасында иң яше Альбина Йосыпова иде. 2013 елда ул медицина көллиятен тәмамлаган һәм Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә терапия бүлеге шәфкать туташы булып эшкә алынган, аннары табибка кадәр кабул итүче шәфкать туташы вазифасына күчерелә, ә соңгы өч елда, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы булып эшли. Аның хезмәт стажы 10 ел тәшкил итә.

Үзәк район хастаханәсенең ике хезмәткәре һөнәри бәйрәмнәрендә Казанга Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында узган ведомство бүләкләвенә чакырылган иде, анда аларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бүләкләр тапшырылды.

Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган тантаналы чара ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, ТР Шәфкать туташлары ассоциациясе президенты Аида Сафина һәм бөтен республикадан килгән шәфкать туташлары катнашында узды.

Владислав Валентинович хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады, аларга игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң яхшы хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырды. Бәйрәмнең финал аккорды буларак «Ак чәчәкләр. Чагылыш» спектакле күрсәтелде.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге шәфкать туташы Рания Вафина ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Үзәк район хастаханәсе рентгенолаборанты Марина Гыйлметдинова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рания Госман кызы медицина өлкәсендә 25 ел эшли, ул зур хезмәт тәҗрибәсенә ия, хезмәт юлын Казанда башлаган, ә 2004 елда Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә эшкә кабул ителгән. Үз эшен бик ярата, хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында абруй казанган, хастаханәнең иҗтимагый тормышында, төрле спорт ярышларында даими катнаша. Үзәк район хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Лариса Агафонова билгеләп үткәнчә, Рания Вафина җаваплы хезмәткәр һәм практикантлар өчен яхшы остаз, ул аларга ярдәм итә, үзе белгәннәрне өйрәтә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Марина Владимировна хастаханә поликлиникасында 15 ел эшли һәм Кама Тамагында яшәүчеләрнең күбесенә таныш. Хастаханә җитәкчелеге аның эшчән һәм җаваплы булуын, пациентлар исә ихтирамлы мөнәсәбәтен һәм игелеклелеген билгеләп үтә. Хәзер ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үзәк район хастаханәсендә барлыкка килгән яңа җиһазларда хезмәт күрсәтүдә актив катнаша.

Хезмәткәрләр газетага чараның югары дәрәҗәдә узуы, сәфәрдән бик канәгать калулары турында әйттеләр: «Барысы да бик ошады, бөтен республикадан урта звенодагы медицина хезмәткәрләрен җыеп, аларның эшен билгеләп үтүләренә һәм үзебезнең дә алар арасында булуыбызга шатбыз”, - диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев