Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган

Сәкинә Гәрәева Олы Салтык авылында туып үскән. 90 нчы елларда югары уку йортын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Олы Кариле урта мәктәбенә җибәрелгән.

– Мәктәбебез, бай традицияләргә ия булуга карамастан, укучылар саны кимү сәбәпле, аз комплектлы мәктәпкә әверелде, миңа төп фәнем физикадан тыш, яңадан белем алып, география укыта башларга туры килде, – ди Сәкинә Рәүф кызы.

Укытудан тыш, педагог 11 ел дәвамында мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куя, ә моңа хезмәттәшләренең укытучылык эшчәнлеген контрольдә тоту гына түгел, күп кенә документацияләр белән эш итү, укытучыларны бәйгеләргә, планлы аттестацияләргә әзерләү дә керә. Шул ук вакытта Сәкинә Рәүф кызы югары уку йортларына керүдә физика фәненнән имтихан тапшыру зарурлыгы булган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерли.

– Фаил Заһретдинов, Илназ Гайфуллин, Парвина Хәсәнова – КНИТУга, Дилүс Нигъмәтуллин КАИга укырга керделәр. Алар югары баллар белән аерылып тормасалар да, физикадан имтиханны ышанычлы рәвештә тапшырдылар һәм шушы балл нәтиҗәләре белән югары уку йортларына керә алдылар, – ди Сәкинә Рәүф кызы.

Аның укучылары фәнни конференцияләрдә, республика укучылар олимпиадасында катнаша. Бүген дә ул укучыларга белем бирүен дәвам итә, аларга физик күренешләрнең һәм законнарның нигезләрен аңлата, фәнни фикерләү күнекмәләрен төшендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев