Гомере буе хезмәттә һәм туган җиргә мәхәббәт белән
Олы Кариле авылында үз җирләренең тарихын өйрәнүче, гореф-гадәтләрен саклаучы гына түгел, тормышны да яратучы кешеләр яши, һәм яшь моңа бер дә комачау итми…
Шундыйларның берсе – Тәнзилә Камәретдин кызы Галимҗанова, ул, авылдашларының хатирәләрен тыңлап үскән, кечкенәдән үз авылы тарихы белән кызыксынган.
Аның йорты башкалардан аерылып тора, ата-бабалардан килгән милли гореф-гадәтләрне дәвам итеп, матур итеп, уеп ясалган бизәкле тәрәзә йөзлекләре игътибарны җәлеп итә.
Сугыштан соң 1948 елда туган хуҗабикә үзе дә үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә – аның энергиясе һәм активлыгы соклану уята, гәрчә язмыш аны иркәләмәсә дә.
– Безнең гаиләдә 9 бала үсте, - дип башлады сүзен Тәнзилә Камәретдин кызы. - Әти балачактан инвалид иде, шуңа күрә аны сугышка алмаганнар, әмма дүрт абыйсы фронтка киткән. Аларның берсе Сталинград янындагы сугышта һәлак булган, икенчесе – Мәскәү янында, өченчесе хәбәрсез югалган, ә дүртенчесе 1946 елда гына, әсирлек сынауларын узгач кына кайткан.…
Өч яшьтән үк кечкенә Тәнзилә үзеннән кечерәк балаларны караган – әнисе Бибинур кечкенәдән бик җаваплы булган кызга теләсә нинди йөкләмәләрне һәм өй эшләрен ышанып тапшырган.
– Ул вакытта хатын - кызлар бала табуга ук янә эшкә керешәләр иде, - дип искә ала Тәнзилә Камәретдин кызы. - Әни дә шулай, баланы минем тезләремә сала иде дә, үзе колхозга эшкә китә. Минем үземә дә әле өч яшь кенә иде, менә шулай тормыш иттек. Әни иртәдән кичкә кадәр башка колхозчы хатын-кызлар белән эшли, ә мин янәшәдә генә – балаларны карыйм һәм хатын-кызларның (алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар иде) тормыш-көнкүреш, аларның һәм әти-әниләренең күп еллар элек ничек яшәгәннәре турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлыйм. Минем өчен бу һәрвакыт кызыклы булды, мәктәптә укырга кереп, язарга өйрәнгәч, ул хатирәләрне язып бара башладым – хәзер бу язмалар белән тулы дәфтәрләр Олы Кариле мәктәбендә саклана…
Әтисе Камәретдин Галимҗан улы, инвалид булуына карамастан (уң кулы эшләмәгән), авылда теләсә нинди эшкә алынган, хезмәт сөючән иргә хөрмәт белән караган авылдашларына да ярдәм иткән. Сугыш башланганда аңа 23 яшь булган. Тракторчы Галимҗанов, тыл хезмәтчәннәре кебек үк, «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән девиз белән таңга кадәр колхоз кырларында Җиңүне якынайткан,
Сугыштан соң 1959 елга кадәр Олы Кариледә машина-трактор станциясендә машинист-тракторчы булып эшләгән, районда да, республика дәрәҗәсендә дә социаль ярышларда призлы урыннар яулаган. Аннары урманчылыкта да эшләргә өлгергән – аның бөтен гомере хезмәттә узган.
Язмабыз героеның әнисе Бибинур Сабирҗан кызы 103 ел эчендә тарихи әһәмияткә ия вакыйгаларга бай, шул ук вакытта катлаулы гомер кичергән. Аның әтисе тифтан үлгән, бу хәл революциягә кадәр булган, ә әнисе – Тәнзилә Камәретдин кызының әбисе – өч баласы белән ялгыз калган. Заманалар катлаулы булган: тифтан үлгәннәрне бер кабергә бишәр кеше күмгән эпидемияләр чоры, революция, гражданнар сугышы... Бары тик үзара ярдәмләшү генә авылда исән калу мөмкинлеге биргән, ир-атлар җир сөргән, хатын-кызлар зур авырлык белән үстерелгән уңышны җыеп алу һәм саклап калу өчен барлык авыр эшләрне башкарган…
Бибинур Сабирҗан кызының гаиләсе, колхозлаштыру чоры башлангач, сыерларын һәм атларын күмәк хуҗалыкка биреп, беренчеләрдән булып колгозга кергән. Комсомол ячейкасын оештырган беренче 12 егет һәм кыз арасында язмабыз героеның әнисе – актив һәм тырыш кыз да була. Башка колхозчылар белән бергә ул колхоз фермалары, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы биналары төзүдә беренчеләрдән булып катнаша, бу процесс бик күп көч таләп иткән, чөнки ул вакытта салам һәм балчык төп төзелеш материалы булган.
Уңышлары һәм хезмәттәге казанышлары өчен Бибинурны тагын бер алдынгы колхозчы хатын белән бергә Казанга колхозчылар съездына җибәрәләр, өстәвенә, ул авыл советы әгъзасы, ә аннары хезмәт ияләре Советы депутаты була. Һәм шундый актив иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлеге вакытында Бибинур Сабирҗан кызы лаеклы кешеләр булып үскән күп санлы балаларына гомер, игътибар һәм кайгырту биргән.
– Алты ир туганымның барысы да армиядә хезмәт ителәр, - дип әңгәмәбезне дәвам итте Тәнзилә Камәретдин кызы, өстәлендә – тышлыгы кулдан ясалган Коръән. - Әти мәчет салды, әни 101 яшендә дә ураза тотты, намазын да укыды – сынауларга карамастан, аларда әнә шундый рух көче бар иде…
Ә минем әңгәмәдәшем, эне-сеңелләрен карау һәм хуҗалык буенча әнисенең тугры ярдәмчесе буларак, йон да эрләгән, оекбашлар да бәйләгән, шуңа күрә мәктәптә бирелгән өй эшләрен башкарырга вакыт булмаган аның. Ләкин акыллы кыз укытучының дәрестә нәрсә сөйләгәнен бик яхшы хәтерендә калдырган, шуңа күрә 1966 елда 11 сыйныфны уңышлы тәмамлаган һәм, шул чорның күп кенә яшьләре кебек үк, Түбән Камага төзелешкә эшкә киткән.
– «Биредә партия һәм халык ихтыяры белән Химиклар шәһәре - Түбән Кама төзелә» дигән девиз-язуны яхшы хәтерлим, - дип елмаеп искә ала Тәнзилә Камәретдин кызы ул вакытларны. - Әни әйбәтләп эшләргә кирәк, дигән үгет-нәсихәтен бирде, шул вакытта сине хөрмәт итәчәкләр, диде…
Зур төзелештә эшләүчеләр өчен тулай тораклар әле төзелмәгән була, барысы да әле башланып кына килгән, шуңа күрә спорт залларында яшәгәннәр, бер урыннан икенче урынга күченгәннәр – көнкүрештә әллә ни уңайлы шартлар булмаган. Нефть химиясе комбинаты төзелгән, яшь кызга, калган яшьтәшләре кебек үк, участоктагы авыр һәм пычрак эш эләккән, ләкин Тәнзилә, көчен һәм вакытын эшкә багышлаган, чөнки башкача булдыра алмаган. Ә Октябрь революциясе бәйрәмендә бүләкләнүчеләр арасында үз фамилиясен дә ишеткәч, кыз колакларына ышанмыйча торган, инде исемен өченче тапкыр кабатлагач кына сәхнәгә чыккан.
– Шундый хәл булды, - дип искә ала язмабыз герое, - төзелешкә бетон белән биш машина килде, ләкин соң килделәр – эш көне тәмамланган иде инде. Өлкән эшче хатын-кызларның эштән соң каласы килмәде, ә без, яшь кызлар, бригадирның үтенечен кире какмадык һәм эшләргә калдык, гәрчә эш көненнән соң җиңел булмаса да, сынатмадык…
Бер елдан соң Тәнзилә туган авылына ялга кайта, анда хезмәт сөючән якташын «22 партсъезд исемендәге» колхоз рәисе күреп ала һәм бухгалтер эше тәкъдим итә. Тәнзиләнең инде күнеккән эшен әллә ни үзгәртәсе килмәсә дә, махсус белем алу мөмкинлеге аны кире кайтырга һәм Ключищидагы уку комбинатына укырга китәргә этәрә. Дөрес, анда документлар рәсмиләштерүдә тоткарлык килеп чыга, шуңа күрә ул Кама Тамагында узган читтән торып укуга керә, анда аларны авыл хуҗалыгы министрлыгы җибәргән педагоглар килеп укыта.
Шул ук вакытта ул үзлегеннән белем алу белән актив шөгыльләнә, үз һөнәре буенча материалларны күп санлы журналлардан, китаплардан һәм брошюралардан өйрәнә. Тора-бара үзе дә яшь эшчеләрнең остазына әверелә, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. 36 ел бухгалтер булып эшли, хезмәттәге батырлыгы һәм казанышлары өчен медальләр белән бүләкләнә. Һәм, әлбәттә, әнисе кебек үк, авылның да, районның да иҗтимагый тормышы үзәгендә кайный: комсомол оешмасы секретаре, район Советының 9 чакырылыш, авыл Советының 12 чакырылыш депутаты, мәктәп һәм авылның мәдәни тормышы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торган профсоюз оешмасы җитәкчесе.
Һәм, һичшиксез, иң якын кешеләрен һәм туганнарын кайгырту аның өчен һәрвакыт иң мөһиме булып кала – балачагында һәм яшьлегендә эне-сеңелләрен кайгырткан булса, тора-бара инде өлкән яшьтәге әти-әнисен үзенең игътибар үзәгенә алган. Әтисе 87 яшендә, әнисе 103 яшендә вафат булганнар: алар икесе дә соңгы көннәренә кадәр туган йортларында Тәнзилә Камәретдин кызы һәм аның ире Нурислам Камәретдин улы тәрбиясендә яшәгәннәр, һәм бу ата-ана өчен бик зур бәхет.
Ә язмабыз герое, олы яшьтә булуына карамастан, эшсез утырмый һәм тулы бер китап чыгарырлык дәрәҗәдә тупланган туган җиренә кагылышлы тарихи материалларны актив рәвештә җыюын һәм өйрәнүен дәвам итә. Монда ул туган, аның ата-бабалары һәм авылдашлары яшәгән, ул аларның хатирәләрен тыңлап, язып алып, Олы Кариле авылының бүгенгесе белән үткәне арасында күзгә күренмәс җеп сузган. Һәм без үз җиренә битараф булмаган кешеләр яши торган әлеге гаҗәеп авылның тарихы белән танышуыбызны, һичшиксез, дәвам итәчәкбез…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев