Гомер йомгагын сүткәндә...
С. Рәмиевнең: " Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш", дип язуы белән бик хаклы. Менә шул "Мең шәһәрдән ямьле вә хуш" дәрәҗәсенә җиткерү өчен авылым диеп янып йөрүче, аның киләчәге өчен җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләрнең булуы кирәк. Бүгенге язмада сүзем шундый кешеләрнең берсе турында. Гыймадиев Мидхәт...
С. Рәмиевнең: " Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш", дип язуы белән бик хаклы.
Менә шул "Мең шәһәрдән ямьле вә хуш" дәрәҗәсенә җиткерү өчен авылым диеп янып йөрүче, аның киләчәге өчен җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләрнең булуы кирәк. Бүгенге язмада сүзем шундый кешеләрнең берсе турында.
Гыймадиев Мидхәт Мансур улы 12 гыйнварда үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Мидхәт Мансур улы бар дөньяны сафлыкка төреп, кыяр- кыймас яуган ак карлы көнне Атабай авылында дөньяга килә. Әллә язмыш аның киләчәген алдан күреп, дөньяны сафлык биләп алган мизгелдә кешеләргә бүләк иткән, әллә гаилә тәрбиясе канына сенгән, ул гомерен Кеше дигән зур исемгә лаек булып үткәрә.
Аның тәрҗемәи хәле дә үзе кебек гади. 1960 елда башлангыч мәктәпне, 1968 нче елда Иске Казиле сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. 1968-1970 елларда Тәмте авыл хуҗалыгы училищесында механизаторлык һөнәрен үзләштерә. Аннан армия сафларында Ватан алдында изге бурычын үтәп кайта. Анда ул шофер һөнәрен үзләштерә.
1973 нче елда, армиядән кайтуга Казанда авиация заводына слесарь булып эшкә урнаша. Шәһәр егете булып авылны сагынып, авылдашларын, әнисен юксынып йөргән көннәрдә чибәр, сылу Пермь кызы Заһидә белән танышып, гаилә корып жибәрә.
Кешене язмыш йөртә диюләре хактыр, күрәсең. Мидхәт Мансур улы гаиләсе белән әнисен тәрбияләргә, дип вакытлыча авылга кайта. Шул кайтудан, сагыну- юксынуларга нокта куеп, шәһәр тормышы белән саубуллашып, гомерлеккә авылда төпләнеп кала.
1974 елда колхоз рәисе шоферы булып эшли башлый. Аңа М. Горький кебек университетның иң зурысы - тормыш университетын үтәргә туры килә.
Аның кешеләр белән эшләү, оештыру сәләтен күреп, 1979 елда Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкның бригадиры итеп билгелиләр. Ул бу эштә 12 ел хезмәт итә. Тәҗрибәле, белемле, үз эшенең остасы булган хуҗалык рәисләре белән иңгә-иң торып эшләү Мидхәт Мансуровичка зур ярдәм итә.
Хуҗалык шундый авыл җанлы җитәкчеләр тырышлыгы белән зур үрләр яулый. Каратал, Казиле, Атабай, Бишалаб авыллары халкының тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе күзгә күренеп үсә. Һәр йортка су, газ кертелә, авылларга асфальт юллар салына. Ленин исемендәге күмәк хуҗалык рйонда алдынгылар рәтенә баса, аның даны республика күләмендә билгеле була. Мондый тарихи үзгәрешләр вакытында, аңа ул елларда колхоз рәисе булган Гарәфиев Зөфәр Галимуллович кулы астында эшләү зур этәргеч бирә.
1991 елда авылларга газ керткән вакытта Мидхәт Мансур улының тырышлыгын авыл кешеләре әле дә рәхмәт әйтеп искә ала. Хуҗалыкта ул һәрвакыт җаваплы, зур көч, тырышлык сорый торган тармакта эшли. Төзелеш, кырчылык, терлекчелек өлкәләрендә дә ул үзен судагы балык кебек хис итә.
Гаилә хәле дә һәркемгә үрнәк. Тормыш иптәше Заһидә ханым белән тату, матур, эшчән гаиләдә бер кыз, ике малай үстерәләр. Аларга югары белем биреп илгә-көнгә файдалы кешеләр итә. Балалары да - үзләре кебек акыллы, эшчән, тырыш.
Заһидә ханым үзе дә хезмәт юлында - авыл советында , күмәк хуҗалыкта хисапчы вазыйфаларын башкара.
2010 елда Мидхәт Мансур улының сәләтен, булдыклыгын, тәҗрибәсен искә алып, Ленин исемендәге хуҗалыкка директор итеп билгелиләр. Бу җаваплы хезмәтне ул намус белән алып бара. Бүгенге катлаулы шартларда, районда бердән-бер индивидуаль хуҗалыкны җитәкләү аннан күп көч һәм сәламәтлек таләп итә. Без дә аңа чын йөрәктән саулык-сәламәтлек, тигезлек һәм бәхет телибез.
Бүген аның гомер йомгагын сүтеп, уйланып алдык. Артта башкарылган файдалы эшләр, нәтиҗәле гомер калды. Алда башкарасы, үтисе тагын бихисап хезмәтләр тора. Сез, Мидхәт Мансурович, чын ир кешегә фарыз булган йортын да салдыгыз, агачлары да утыртылды. Игелекле балаларыгыз да "әти- әни", диеп өзелеп торалар. Димәк, гомерен заяга уздырмаган һәм уздырмый..
Иске Казиледән авылыннан Кадыйровлар гаиләсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев