Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер буе руль артында

Сәфәргали Нигмәтҗанов 83 яшендә дә бер дигән итеп машина йөртә һәм актив тормыш белән яши.

Сәфәргали Хәйдәр улы тумышы белән Әлки районыннан. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Кирельский авылына Кама Тамагы совхозына җибәрелә, анда ике ел баш инженер булып эшли. Аннары язмабыз герое Олы Карамал авылындагы «Большевик» колхозында берничә ел партоешма секретаре булып эшли, шуннан соң район ягулык предприятиесе – Райтопсбыт җитәкчесе итеп билгеләнә. Сәфәргали Хәйдәр улы әлеге стратегик әһәмиятле оешманың директоры булып 37 ел намус белән хезмәт итә, 70 яшькә кадәр хезмәт сафында була.

Ул хәзер дә тормышка, яшәешкә битараф булмау үрнәге булып тора, күптән түгел вафат булган Анатолий Еруновны еш искә ала, Лев Митрофанов белән аралаша, аның өчен алар –  шактый олы яшьтә дә тирә-юньдә барган вакыйгаларга карата кызыксынуларын югалтмаган һәм актив гражданлык позициясен үзгәртмәгән кешеләр, ул үзе дә шундыйлар сафында. Сәфәргали Хәйдәр улы Куйбышев Затоны поселогының гына түгел, Кама Тамагы районының да мактаулы гражданины.

Тормыш иптәше белән бергә алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә оныклары һәм инде ике оныкчыгы бабаларын уңышлары белән сөендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев