Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер буе басуда хезмәттә

Искәндәр Ганибаев сентябрьдә үзенең шәхси юбилеен билгеләп үтте.

– Мин 13 яшемнән әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, - ди ул. - Әти бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлады. Эшемне үзйөрешле булмаган комбайннарда башладым. Аларны басу буйлап трактор тарта, мондый техникада 4-5 кеше эшли. Аннары әти кабинасыз үзйөрешле комбайнга күчте, мин бу вакытка үсеп җитеп, аның белән бергә эшли башладым. Өйгә тузанга батып, кап-кара булып кайта идек, тешләр генә ап-ак булып күренеп тора. 

Армиягә кадәр бер ел эшләп өлгергән идем, армиядән кайткач, янә комбайн штурвалы артына утырдым. 

Улым да, үскәндә, миңа ярдәм итте. Ул вакытта яшүсмерләрне бу эшкә алмыйлар иде инде. Шуңа күрә ул техника белән кызыксынуы көчле булганга күрә генә миңа булышып йөрде.

2013 елда миңа “Мега” комбайнын бирделәр, анда инде 11 ел эшлим. Комбайным сезонга 100 процентка әзер булсын дип тырышам, ул да миңа уңайсызлык тудырмый. Мин генә аны узган ел “уңайсыз хәлгә куйдым” –  ярты сезон больничныйда булдым. Алай да көнбагыш урырга чыктым.

Искәндәр Илдар улы – өч бала атасы, балаларының бөтенесенең дә гаиләләре бар, барысы да шәһәрдә яши һәм эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев