Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйлем эстәү – фарыз гамәл

Аллаһы сөбханәһү вә тәгаләдән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (С.) Җәбраил фәрештә аркылы 23 ел буе аять-аять иңдермеш китабыбыз Коръән Кәримдер. Ул Коръән Кәримнең иңдерелмеш сүзләрен дөрес итеп, тәҗвид белән укымак һәркайсыбызга фарыз һәм ләземдер. Узган җомгада, 16 март көне, Каратал авыл җирлегенә кергән дүрт авыл - Каратал, Иске Казиле, Атабай, Бишалаб...

Аллаһы сөбханәһү вә тәгаләдән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (С.) Җәбраил фәрештә аркылы 23 ел буе аять-аять иңдермеш китабыбыз Коръән Кәримдер. Ул Коръән Кәримнең иңдерелмеш сүзләрен дөрес итеп, тәҗвид белән укымак һәркайсыбызга фарыз һәм ләземдер.

Узган җомгада, 16 март көне, Каратал авыл җирлегенә кергән дүрт авыл - Каратал, Иске Казиле, Атабай, Бишалаб халкы катнашында районда беренче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Аны авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев катнашучыларны сәламләү сүзе белән ачты. Коръән укучылар чыгышын тыңларга халык зал тутырып килгән иде.

Бәйгедә 14 кеше - ир-ат һәм хатын-кызлар катнашты. Төп шарты - коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку. Яттан уку, карап уку да мөмкин иде. Укучылар чыгышын Габделмәҗит хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт, бу авыл җирлегеннән Галимҗан хәзрәт, район үзәгеннән дин сабакларына өйрәтүче укытучы-остаз Фәридә Рәмиева бәяләде. Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, хәленнән килгәнчә тырышып коръән укучылар чыгышын бәяләүче жюри аларның һәркайсын хуплап, аерым урыннар билгеләми генә, 2 апрельдә узачак район этабына чакырды. Катнашучыларга бүләк итеп дини китаплар өләшенде.

Бу бәйгедә яшь аермасына карамастан һәркем катнаша ала иде. Тик балалар, яшүсмерләрдән берәү дә булмады. Әлбәттә, беренче чиратта моңа әлегә бездә дин сабакларына өйрәтүче мәдрәсәләрнең булмавы йогынты ясагандыр, икенче сәбәп булып яшьләрнең белеп тә халык алдына чыгып чыгыш ясарга әзер түгеллеге, оялчанлыгы да сәбәп булгандыр дигән фараз бар.

Алга таба һәркайсыбызга кыюрак булырга, үзең укып, кешеләр укыганны тыңлап дини белемнәрне камилләштерергә кирәк. Коръәнне ихлас белән укыган кешегә һәр хәрефенә ун савап вә дәрәҗә булыр диелә. Шундый ук бәйге 27 мартта Олы Кариле авыл җирлегендә булачак.

Иң оста укучы дин юлындагы мөэмин-мөслимәләр көзен Казанда ТР үзәк Диния Нәзарәте каршында үткәреләчәк бәйгедә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев